Аздан гына алданмый кала
Бүгенге көндә җинаятьләрнең төрләре арта. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең матди байлыкларын, акчаларын урлауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табалар. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге житәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе Айнур Вәлиев хәбәр итте һәм аеруча киң таралган җинаять төрләре турында сөйләде.
“Сез җиңүче”. Кәрәзле телефонга “Сез машина яки башка кыйммәтле бүләк оттыгыз”, дип хәбәр итәләр һәм бер телефонга шалтыратырга кушалар. Анда оператор бәйгедә катнашуны дәвам итү өчен, дип, билгеле бер сумманы исәп-хисап счетына күчерергә куша. Ышаныч яулар өчен интернетка кереп карарга да тәкъдим итә. Аннан салым суммасын күчерергә кирәклеге турында әйтә, әлеге кешене җиңүче дип игълан итә һәм акчаларны үзләштергәч, үзе бөтенләй юкка чыга. Элемтә дә югала.
“Социаль хезмәткәр”. Яшь егетләр һәм кызлар үзләрен социаль хезмәткәрләр дип танытып, пенсионерларның өйләренә керәләр, илдә акча үзгәрәчәк, дигән сылтау белән булган акчаларын алыштырырга кушалар. Мондый күренеш белән таныш булган һәм заманында җыйган акчаларыннан колак каккан өлкәннәр аларга ышаналар, алданганнарын соңыннан акчасыз калганнан соң гына аңлыйлар.
“Бозым”. Чегән милләтеннән булган хатын-кызлар өйгә кереп, бозыклык чыгарырга тәкъдим ясыйлар. Бозыклыкны бер дә чүп-чардан түгел, алтын әйберләре аша кергән, диләр һәм бозыклыкны чыгару өчен аларны мендәр астына куярга кушалар. Аңнарына килгәндә чегәннәрдән генә түгел, мендәр астындагы кыйммәтле әйберләрдән, акчалардан да җилләр искән була инде.
“СМС-хәбәр”. Ул турыда да беренче генә ишетүебез түгел. Кәрәзле телефон аша: “Минем белән күңелсез хәл булды, тиз арада шалтырат, әгәр телефон җавап бирмәсә, билгеле бер суммада акча сал. Соңыннан барын да аңлатырмын”, дигән СМС килә. Якының шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, аның кайгысына тыныч кына карамыйсың бит инде. Кеше уйлап-нитеп тормый, тизрәк “ярдәм”гә ашыга.
“Банк картасыннан урлау”. Кәрәзле телефонга: “Сезнең банк картагыз ябылды”, дигән хәбәр җибәрәләр, бер номерга шалтыратырга кушалар. Аннан банк картасының ПИН-кодын сорыйлар һәм акчаны үзләренә күчерәләр.
Ә күптән түгел бер танышым “Авито” сайты аша машина сатып алмакчы була. Бер белдерүгә күзе төшә. Чит ил автомобиле, күп йөрелмәгән, яхшы хәлдә. Иң кызыктырганы, бәясе арзан. Шалтырата. “Без алабыз. Берәүгә дә сатмый торыгыз”, – ди. Машина хуҗасы көтеп торырга риза була, әмма шуның өчен биш мең сумын алдан түләп куярга куша, ягъни, картасына күчерергә. Шунда танышым эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп ала, икенче номердан шалтыратып, тагын бер сынап карый. Анда да шул җавапны ишетә. Уяулыгы нәтиҗәсендә генә алданмый кала.
Таныш ысуллар. Кат-кат язып, кисәтеп, аңлатып та алдана киләләр. Зинһар уяулыгыгызны югалтмагыз, җинаятьчеләр корбаны була күрмәгез. “Һәртөрле хокук бозу очракларына тап булсагыз, 8(84366)3-12-02, 02, 112 номерларын җыеп хәбәр итегез. Язма рәвештә, электрон почта аша хәбәр юлларга да мөмкин”, – ди Айнур Вәлиев.
Гөлсинә Зәкиева