Тынычланырга иртәрәк
13 октябрьдә район Советының чираттагы 26 утырышы узды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ике депутатның: Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Гөлнара Заһидуллина һәм шул җирлектән сайланган Рүзәл Мәрдәновның үз теләкләре белән депутатлык вазифалары туктатылуы турында белдерүдән башлады.
Бу аларның эш урыннарын алыштыру белән бәйле. Хәзер Гөлнара Заһидуллина Арчадагы тернәкләндерү үзәге, ә Рүзәл Мәрдәнов мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек итәләр. Аларга яңа эш урыннарында уңышлар телик.
Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җинаятьчелекне кисәтү буенча район программасы үтәлеше турында хисап тотты. “Хәзерге вакытта сентябрьдә узган комплекслы тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез”, – диде ул.
Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча муниципаль районында дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чыгыш ясады.
Бу юнәлештә эш “2017-2020 елларга Арча муниципаль районында дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы нигезендә алып барыла. Мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә райондагы барлык халыкларның үзара аңлашып яшәвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Нәтиҗәдә, бездә милли яки дини каршылыкларның булганы юк.
“Ләкин тынычланырга һич тә ярамый. Хәзерге вакытта полиция бүлегендә 8 кеше радикаль ислам, 3 кеше Россиядә тыелган “Хизб ут-Таһрир әл-Ислами” хәрәкәте, 2 кеше “неонацистик идеология”, 1 кеше “националь-большевистик партия” тарафдарлары буларак оператив исәптә торалар. 1 райондашыбыз хәтта халыкара эзләүгә дә бирелгән. Әле күптән түгел генә Шурабаш авылында тыелган экстремистик әдәбият табылды. Аны сак- лаучыга кисәтү ясалды.
Шул ук вакытта уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үтәсе килә. Моңарчы Арчаның Көнбатыш бистәсендә урнашкан мәчет радикаль ислам тарафдарлары җыелу урыны, дип искә алына иде. Бу мәчетнең имамы итеп район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев, ә аның ярдәмчесе итеп Равил хәзрәт Фатыхов сайлангач, биредә вәзгыять уңай якка үзгәрде”, – диде Любовь Михайловна.
Миграция законнарының үтәлешен тәэмин итү максатында быел 258 тикшерү эше уздырылган, хокук бозучыларга карата тиешле чаралар күрелгән.
Район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлеге баш- лыкларыннан читтән кайткан һәр кешене игътибар үзәгендә тотуны таләп итте. “Районда дин һәм милләтара татулыкны саклау – җирле үзидарә органнарының төп бурычларының берсе”, – дип ассызыклады ул.
Утырышта гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында да сүз булды. Бу турыда без газетабызның киләсе санында киңрәк тукталырбыз. Район Советы карарлары белән сез Арча муниципаль районының рәсми сайтында таныша аласыз.
Исрафил Насыйбуллин