Алар хәбәрсез югалмаган

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Алар хәбәрсез югалмаган

Республиканың “Искә алу маршы” Арчаның педагогика көллиятенә сугышта һәлак булган якташларыбызның якыннарын, балаларын, оныкларын очрашуга җыйды. Сәбәбе — хәбәрсез югалган булып саналып, калдыклары табылган, исемнәре акланган якташларыбызның туганнарына хәбәр тапшыру иде.

Михаил Черепанов бу эш белән 1983 елдан бирле шөгыльләнеп изгелек эшли. Республиканың “Хәтер китабы” мөхәррире дә ул. Татарстаннан сугышка алынган якташларыбыз турындагы мәгълүматны чит ил архивларыннан да табучы. Бүгенге көндә 170 райондашыбыз — Арча һәм ул еллардагы Кызыл Юл районыннан киткәннәр турындагы мәгълүматны райондашларыбызга җиткерергә ашыккан. Очрашуга шул исемлектән 19 сугышчының туганы килгән иде.

Шатланалар да, аптырап та калганнар. Кәбир Нуриевның улы Рәшит әтисенең хәбәрсез югалмаган, һәлак булганлыгы турындагы хәбәрне раслаган документны алырга Казаннан кызы, кияве белән кайткан. Чыгышлары белән Югары Пошалымныкы алар. 41дә әтисе фронтка киткәндә 4 яше дә тулмаган малай газиз кешесен хәтерләмәсә дә, гомере буе күңелендә йөрткән. Ятимлек ачысы күпне татыткан алар гаиләсенә. “Бик авыр тормышта үстек. Без кичергән ачлык, кияргә кием булмау, салкыннарны искә дә төшерәсе килми. Әни 1954 елда кабат гаилә корды. Аннан, озак та үтми мин армиягә китеп бардым. Армиядән соң шактый еллар Свердловск, Чиләбе шәһәрләрендә яшәп, Казанга кайтып төпләндек. Әнинең вафатына 30 ел. Әти турындагы хәбәрне алгач йөрәк әллә нишләде, ышанып та булмый, — дип күз яшьләренә ирек бирде ул. — Әтинең үлгәнлеген белеп яшәдек. Күрше авылдан үзләре белән сугышкан берәү кайтып сөйләгән. Әти ике авылдашы, тагын берничә кеше яңгыр яуганда чыршы төбенә ышыкланмакчы булган, берсе ялгыш җирдә яткан минага баскан...”

И, язмыш диген. Смоленск өлкәсендә һәлак булган ул авылдашларның берсе — Илнур Габдрахмановның бабайсы Габдрахман Нигъмәтуллин була. Бүгенге көндә гаиләләре бабай исемен фамилия итеп йөртүче нәсел дәвамчысы бабайсы турында “Хәтер китабы” аша гына белеп үскән.

Ишнараттан фронтка алынган Төхфәтулла Гобәйдуллинның да сугыш 5 баласын ятим итә. Бүгенге көндә ул балаларның иң өлкәне Нәкыя апа гына исән, Чиләбе өлкәсендә яши. Очрашуга Казаннан кайткан оныгы Шәүкәт белән килене Гөлсинә апа әлеге хәбәрне Нәкыя апаның йөрәге күтәрә алырмы икән дип борчыла. “Бабайның хәбәрсез югалганлыгы турындагы язуны әби безгә күрсәтә торган иде”, — дип хатирәләрен яңарта Шәүкәт абый.

Бүгенге көндә күбебез бабайларыбызны сугышта хәбәрсез югалган дип йөри. Михаил Черепановның бу сүзгә йөрәге әрни. “Хәбәрсез югалган булса, ул бит сатлык- җан була. Бар андый сатлыкҗаннар, сугыш дәвамында 6 меңләп кеше илне саткан булып исәпләнә. Ләкин Татарстаннан 200 мең кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора. Әлегә кадәр исемнәре акланмаса да, алар яу кырында батырларча башын салганнар”, — ди.

Фронттан кайтмаган сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Җомга көн, җомга алды иде бу көн. Рухлары шат булып ятсын да, искә алудагы сүзләр дога булып ирешсен.

Михаил Черепанов биргән исемлекне arskmedia.ru сайтыннан карап була. Анда үзегезнең якын кешеләрегезнең, авылдашларыгызның исемнәрен ачыкласагыз, 3-10-58, 3-15-58 телефон номерлары аша редакциягә шалтыратырга яки Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепановка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International