Кукуруз сугалар
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчылары Мәүлет Габидуллин белән Нияз Шәфыйковны Яңа Масра басуында очраттык.
– Өч бункер суккан саен комбайнны чистартмый булмый, – диләр алар. – Көндез эшләве рәхәт, иртә-кич дымлылык арта.
Кукуруз яхшы үскән, дәү-дәү чәкәннәрен көчкә күтәреп утыралар. Бөртегенең дымлылыгы югары, әмма аны киптереп мәшәкатьләнәсе юк – сыттырып җиңсәләргә тутыралар. Баштарак арпадан 200 тонна шундый азык әзерләгәннәр иде, кукуруздан да 178 тонна салганнар. Монысы күбрәк булачак, чөнки суктырасы мәйдан шактый әле.
Мәүлет белән Нияз ашлык суктыруда да эшләгәннәр, беренчесе – 1214, икенчесе 1172 тонна суктырган. Алар өчен әле урак өсте тәмамланмаган.