Арчада ярминкә
Узган шимбәдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.
– Без барлык хуҗалыкларны да чакырган идек, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Күбесе килгән, шәхси эшмәкәрләр дә бар.
“Северный” хуҗалыгы алып килгән ашлыкны алып та бетергәннәр. Ит, бәрәңге дә саталар.
– Бәрәңгене бик алучы юк, – ди бер танышым. – Кәбестәне, ашлыкны әнә ничек алалар!
“Ватан” ширкәте сөт, “Аю”, “Ашытбаш”, Лотфуллин З.Р., “Казанка” хуҗалыклары ашлык сата. “Казанка” ширкәте салам да алып килгән, аны да алып китүче табылды. “Курса МТСы” ширкәте сату итү белән бергә, хәйрия чәе дә оештырган, “Ак барс” агрокомплексы” бәрәңге, ашлык алып килгән.
Урман хуҗалыгы, “Натурпродукт” ширкәте, Кәче авыл җирлеге, шәхси эшмәкәрләр дә активлык күрсәтте.
Чираттагы мондый зур ярминкә 24 ноябрьдә булачак.