Үз проблемалары белән калмасыннар
Районда пенсионерлар оешмасы эшләп килүе турында ишетеп беләбез, ә менә асылына төшенеп бетә алган юк. Кайберәүләр аны бөтенләй ветераннар оешмасы белән бутый. Әмма алар бер түгел, ә иңне-иңгә куеп эшләүче икесе ике оешма. Район пенсионерлар оешмасының максаты нинди һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә? Шуны ачыклау өчен без район пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Сания Камалетдинова белән Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары, оешма әгъзасы Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.
Очрашу өчен җае да үзеннән-үзе килеп чыкты. Алар бу көнне Арча үзәк китапханәсендә “Өченче буын университеты”нда “Бакча һәм дизайн” факультетының чираттагы уку елын башлап җибәрделәр.
– Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Арча җирле бүлекчәсе 2006 елда оешты һәм бүгенге көнгә кадәр Гөлназ Ибәтуллина белән кулга-кул тотынып эшләп киләбез, – диде Сания Сибгатулловна. – Максаты нәрсәдәме? Пенсиягә чыккач кеше үз проблемалары белән үзе генә кала, авырый, күңелсезләнә башлый. Безнең бурыч – бу тойгыларны аңларга өлгергәнче үк кешеләрне туплап, төрле чараларга тарту, үзләрен дә катнаштыру, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау. Бүгенге көндә оешмада 571 кеше исәпләнә. Безнең берлеккә гариза язып керергә кирәк була. Өлкәннәр генә түгел, 18 яшьтән башлап бар кеше сафыбызга кушыла ала. Яшьләр белән бергә эшләү өлкәннәрне яшәртсә, яшьләр өчен дә үрнәк алырга, тәҗрибә уртаклашырга нигез булып тора.
– 571 кешебез бар, дисез. Аларны ничек җыйдыгыз? Беренче булып эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез?
– Газетага белдерү бирдек. Теләге булган кеше хәзер дә Пенсия фондына килеп гариза яза ала. Ә эшне “Өченче буын университеты”н ачудан башладык. График төзеп, системалы төстә җыелышлар, консультацияләр үткәрдек. Казаннан юристлар килде. Арча оешмаларыннан да белгечләр чакырдык. Татарстан Республикасы буенча Пенсионерлар берлеге рәисе Любовь Мишина үзе бездә булды. Борчый торган нинди сораулар бар, шуларны уртага салып сөйләштек.
2010 елдан “Өченче буын университеты”нда компьютерда эшләргә өйрәтә башладык. Бүгенгә бу факультетны 400дән артык өлкән яшьтәге кеше тәмамлады инде. Кат-кат йөрүчеләр дә булды. Аннан елдан-ел киңәя башладык. Район хас-
таханәсе баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахманова “Сәламәт яшәү рәвеше” факультеты булдырды, билгеле бер авырулар буенча лекцияләр укылды. ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов ярдәме белән әлегә кадәр “Хокук белемнәре мәктәбе” алып барыла. Дәресләр бик кызыклы үтә. Оешмалар – хастаханә, халыкны социаль яклау бүлеге, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр Советы һәм башкалар вәкилләре катнаша. Тыңлаучылар төрле проблемаларны күтәрделәр. Кайберләре хәтта проблемаларына урында ук чишелеш таптылар.
– Узган елдан университетта биш факультет эшли башлады, – дип сүзгә кушылды Гөлназ Ибәтуллина. – “Туган як тарихы”, “Хокук белемнәре мәктәбе”, компьютер белеме, “Бакча һәм дизайн”, “Сәламәт яшәү рәвеше: бию терапиясе”. Бию дәресен Эльза Камалова белән Анна Плесовских алып бара. Аңа бик яратып йөриләр. Хәтта ике төркем җыелды. Сәнгать мәктәбендә үзләренең хисап концертлары да булды. “Бакча һәм дизайн” факультетын Венера Локманова алып бара. Бакчада эшне ничек оештырырга, кайчан нәрсә утыртырга, җиләк-җимеш, яшелчәне ничек эшкәртергә һәм башка темалар буенча фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар. Пенсионерлар бу факультетка да бик теләп йөриләр. “Туган як тарихы” буенча өлкәннәр белән “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев шөгыльләнә. Ул өлкәннәрне туган ягыбыз тарихы белән таныштыра, музейларга экскурсияләр оештыра. “Өченче буын университеты”нда белем алу эшләмәүче пенсионерлар өчен һәм бушка.
– Сания Сибгатулловна, сезнең эш “Өченче буын университеты” эшен оештыру белән генә чикләнми бит...
– Юк, әлбәттә. Төрле спорт ярышлары уздырабыз, район, республика күләмендәге спорт чараларында активлык күрсәтәбез, концертларда сәхнәләргә күтәреләбез. Мактанырлык күрсәткечләр дә бар. Компьютер буенча безнең университетны тәмамлаган Гүзәл Хөсәенова республика ярышында беренче урынны яулады. Районда йөзү, җиңел атлетика, ату, шахмат, шашка, дартс, чаңгыда йөрү буенча спартакиадалар оештырабыз, җиңүчеләрне республикага район данын якларга җибәрәбез. Ленар Заһидуллин, Руфина Гәрәева, Гүзәл Вильданова, Атлас Солтанов, Роза Сәләхиева, Хәйдәр Хисмәтуллин призлы урыннарны да алып кайттылар. Әле тагын йөзү буенча “Өченче буын” район ярышлары булачак. Ярышларга әзерләнү өчен “Арча” спорт комплексында бассейнда сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә 10 сәгать 30 минуттан 12гә кадәр бушлай шөгыльләнергә мөмкин. Аның өчен медицина белешмәсе булуы гына кирәк. Район ярышында җиңүчеләр 30 октябрьдә республика ярышына барачаклар.
– Район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырылган “Ладья” шахмат-шашка клубы бик яхшы эшли. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә ярышлар бик еш үткәрелә. Зона ярышлары да булды. Әле күптән түгел генә үткән өлкән яшьтәге кешеләр көне уңаеннан ярышка Кукмара, Саба, Теләче, районнарыннан килгәннәр иде. Биектаулар, балтачлар, әтнәләрне дә чакырып торабыз, – дип дәвам итте Гөлназ Ибәтуллина. – Бүләкләрен дә бирергә тырышабыз. Дөрес, пенсионерлар оешмасының акчасы юк. Әмма безгә район хакимияте, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмгә килә, ярышка килгәннәрне тукландыру мәсьәләсен үзебез хәл итәргә тырышабыз.
Алар спорттан тыш та төрле чаралар, бәйгеләр оештыралар. Ветераннар советы белән берлектә “Иң яхшы бакча” бәйгесе шундыйларның берсе. Аннан “Өлкән кеше социаль портреты”, “Интернетка рәхмәт” дигән Пенсионерлар берлеге оештырган иншалар бәйгеләрендә дә катнашып киләләр. Бүләкләр дә алганнар. Бүләкләү тантанасына автор белән бергә инша героен да чакырганнар. Ялгызларны, инвалидларны, мохтаҗларны да читтә калдырмыйлар, өйләренә барып хәлләрен беләләр. Өлкәннәр ункөнлегендә Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта булып, концертлар куйганнар, бүләкләр тапшырганнар. Шундый эшләр белән шөгыльләнү өчен үзләренең эшче төркемнәре бар. Пенсионерлар берлеге ташламалы бәядән коллектив белән яллар да оештыра. Шулай җыелып Сочига барып кайт- каннар.
Сания Камалетдинованың үзе башкарган җәмәгать эше турында җанланып, бирелеп сөйли. Күренеп тора, яратып башкара. Бу хакта үзенә әйткәч: “Гомер буе җәмәгать эше алып бардым. Хореография түгәрәгеме, профсоюз комитетымы, музеймы – барына да җитештем. Педагогика көллия- тендә экскурсоводлар мәктәбе оештырдым. Үз программабыз белән бәйгедә дә катнаштык. Көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән музейны яңарту өстендә эшләдек. Беләсезме, миңа кешеләр белән эшләү энергия бирә. Мин шуннан тәм табам. Тирә-юнебездә яхшы кешеләр бик күп. Үзем өлкән яшьтә булсам да, өйрәнергә җирлек табам”, – дип җавап бирде.
Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыкларының күпләгән Мактау грамоталары иясе Сания Сибгатулловнаны Арчада белмәгән кеше юк. Илдус Сәгъдиев белән берлектә бөтен җир шарында бердәнбер, уникаль “Әлифба” музеен (анда Америка, Англия, Төркия, Австралия, Германия, Иран һәм башка илләрдән, Россиянең бик күп төбәкләреннән кунаклар булып, сокланып китте) оештырган, бу елга кадәр шуны алып барган, 62 телдә 400дән артык әлифба белән тулыландырган, 63 еллык гомуми хезмәт стажы булган, лаеклы ялга чыкканнан соң да бер көн дә туктап тормыйча эшләгән, районның җәмәгатьчелек советы, район ветераннар советы әгъзасы, искиткеч кеше һәм үрнәк алыр-лык шәхес ул. “Арча халкы алдында башкарган хезмәтләре” өчен медале алган берничә кеше арасында аның да булуы сөендерә. Чөнки Сания Камалетдинова бу бүләккә лаек.
Гөлсинә Зәкиева