Газ җиһазларына – техник хезмәт

2018 елның 19 октябре, җомга

Газ җиһазларына – техник хезмәт

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча халыкны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең инспекторлар үзәге бүлеге җитәкчесе Елена Арефьева җавап бирә.

– Елена Николаевна, өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча сораулар туып тора.

– Бу мәсьәлә буенча безгә дә халыктан мөрәҗәгатьләр еш керә. Өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү безнең иминлекне саклый торган бик әһәмиятле чара. Йортларда газ шартлау очраклары, кызганычка каршы, булып тора. Менә шундый бәла-казалар, һәлакәтләр булмасын өчен эшләнә ул техник хезмәт чаралары.

– Техник хезмәт күрсәтүнең иң беренче шарты нәрсә?

– Газдан файдаланучы белән газ белән тәэмин итүче оешма арасында өй эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзелергә тиеш. Мондый килешүне газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм рәтләүгә рөхсәте булган теләсә кайсы оешма белән төзергә була.

– Халыкны иң кызыксындырган сорау: техник хезмәт күрсәтү нинди эшләрдән гыйбарәт?

– Техник хезмәт күрсәтүче газ торбаларының төзеклеген, аларның тоташкан, беркеткән урыннарын, газ җиһазларының ничек эшләвен, җилләтү каналының суыру көчен тикшерә, буялган урыннарның сыйфатын карый, сүндерү-яндыру җайланмаларын майлый һ.б.

– Хәзер өйләрдә, фатирларда электр белән эшли торган заманча газ казаннары хезмәт итә. Аларга кем техник хезмәт күрсәтергә тиеш?

– Заманча газ казаннарына техник хезмәт күрсәтүгә җайлашкан фирмалар байтак. Шул ук газ казанын урнаштырган оешма белән килешү төзергә мөмкин.

Безнең районда нигездә йортларга һәм күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларына газ белән тәэмин итүче “Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре техник хезмәт күрсәтә. Шул уңайдан без “Сабагаз” идарәсенең Арчадагы бүлегеннән дә мәгълүматлар алдык.

Әгәр дә газдан файдаланучы газ казанына хезмәт күрсәтү буенча башка фирма белән килешү төзи икән, райгаз хезмәткәрләре өйдәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәткән вакытта заманча газ казаны эшчәнлеген тикшермиләр, әмма газ казанына торбаларның, шлангларның тоташкан урыннарын газ чыкмыймы икән дип карыйлар. Аларның техник хезмәт күрсәтүче слесарьлары махсус киемнәрдән йөриләр. Таныш түгел кеше икән, таныклыкларын карарга кирәк. Иң мөһиме, кулларына акча бирмәскә. Ә төтен юллыкларын һәм җилләтү каналларын лицензиясе булган махсус оешмалар тикшерә. Үз йорты белән яшәүчеләр аны үзләре тикшертергә тиеш. Газ чыгуны белгертүче прибор тәкъдим итеп йөрүчеләргә дә ышанмавың хәерле. Гадәттә аны кыйм-

мәткә тәкъдим итәләр. Сораулар туса, газ куллану хезмәтенә шалтыратырга киңәш ителә.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International