Альбина ни өчен елмая
Туганыбыз Галимулла абый берничә көн элек безне хафага салды: велосипедта барганда машина бәреп киткән. Инде бүген палатада елмаеп ята. “Иртәгә чыгаралар”, – ди.
“Нинди медицина хезмәте күрсәттеләр?” – дип сорашам. “Ашыгыч ярдәм” машинасы хастаханәгә бик тиз алып килеп җиткерде, – дип сөйләде туганыбыз. – Иң башта беренче каттагы авыр хәлдән чыгару бүлмәсендә кабул иттеләр. Эчке органнарны УЗИдан карадылар. Башны, сөякләрне рентгенга төшерделәр. Палатага урнаштырганчы сынган сөякләрең юк, бик каты бәрелү кичергәнсең, дигән якынча диагноз куйган иделәр инде. Бүген хәлем яхшы. Табибларга, травматолог Рамил Рафиловичка, шәфкать туташларына бик зур рәхмәт”. Палатада кайсы аягы сынып, кайсы юл һәлакәтенә очрап дәва алып ятучылар бишәү. Берсе дә зарланмады. “Тиешле дәваны бирәләр, бүлмәне чистартып-юып торалар, коридорда, бәдрәфтә тотыну җайланмалары бар, ризыкны палатага кертәләр, көпчәкле өстәлләргә куеп, карават янына китерәләр, бик уңайлы”, – диделәр.
Арча үзәк хастаханәсен (баш табиб Тәлгать Баһаветдинов) дәүләт программасы нигезендә ныклап төзекләндергәннән соң биредә күп нәрсә үзгәрде. Авыр хәлдәге авыруны иң элек хастаханәгә китерүгә, шок хәленнән чыгару бүлмәсенә алып кереп, заманча җиһазлар ярдәмендә тикшереп, якынча диагноз кую – бу Арча үзәк хастаханәсендә кешенең тормышын саклап калу буенча зур алга китеш! УЗИ аппараты, үпкәне ясалма эшләтү вентиляциясе, хәлне җиңеләйтү препаратлары, күп функцияле каталкалар, икенче катка менү лифты, күрше бүлмәдә генә компьютер томографиясе – болар бар да кешенең гомерен саклап калу өчен булдырылган медицина казанышлары.
– Компьютер томографиясеннән без барысын да күрәбез, авыруның хәлен төгәл ачыклыйбыз, – дип сөйли Арча үзәк хастаханәсендәге 2нче дәрәҗәдәге район-ара имгәнүләрне дәвалау- чы үзәк җитәкчесе Рамил Фазуллин. – Хәтта кирәк вакытта республиканың санавиациясе белән видео- элемтәгә керәбез. Авыруның хәлен видеога төшереп, тагы да югарырак инновацион технологияләр белән тәэмин ителгән белгечләргә күрсәтәбез. Без Казандагы республиканың клиник хастаханәсенең 1нче дәрәҗәдәге травмотология бүлеге белән хезмәттәшлек итәбез.
Узган ел көзлектә юл-транспорт һәлакәтендә башына зыян килгән баланың тормышын саклап калуда Арча медицина хезмәткәрләренең дә тырышлыгы зур булды, диделәр. Алар, тиз арада хәлне ачыклап, беренче медицина ярдәме күрсәтеп, баланы реамобиль белән 65 километр ераклыктагы Казан хастаханәсенә озаталар. Бала авыр операцияләр кичерә. Бәхеткә исән кала һәм бүген ул иптәшләре кебек үк тулы тормыш белән яши. Менә медицинаның көче!
Травмотология үзәгенең операция бүлмәсе бүген бөтенләй башка. Операция вакытында аякларны тарттырып куя торган ортопедик җайланма табиб-хирургның эшен күпкә җиңеләйткән һәм операцияне үтә дә төгәллек белән сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итә. “С–дуга” рентген аппараты шулай ук операция бүлмәсендә зур казаныш. Аның ярдәмендә табиб-хирург операцияне монитордан күзәтеп ясый. “С–дуга аппараты ярдәмендә без операцияне тагын да кыска вакытта, зур яралар ясамыйча, үтә дә төгәллек һәм сыйфатлы итеп башкарабыз”, – дип сөйли травматолог-ортопед Рамил Рафилович.
Барысы да кеше өчен. Алар Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары халкына хезмәт күрсәтәләр.
...Күрше палатада яшь кыз ята. Балтач районы кызы. Юл һәлакәтенә очраганнар. Арча хастаханәсенә китергәндә бер аягы бик куркыныч хәлдә була. Хәтта аяксыз калу куркынычы яный. Аңа катлаулы операция ясыйлар. Бүген инде Альбинаның кәефе яхшы. Ул елмая, көлә. Ике аягы да исән-сау. Әнисе Лидия ханым һәм Альбина үзе дә Арча табибларына, бигрәк тә травматолог-ортопед Рамил Рафиловичка, шәфкать туташларына рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.
Менә шулай, медицина казанышлары зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл хуҗалыгы районнары, кечкенә шәһәр хастаханәләренә дә үтеп керә һәм халыкка хезмәт итә. Үзгәрешләр бу гына түгел әле, алга таба алар тагы да булачак.
Румия Надршина