Үзебезнең аккошлар
Башта үрдәкләр турында языйм әле. Бер таныш умартачы кызыклы хәл турында шалтыратты: “Безнең умарталык урманда урнашкан. Малай умарталар астындагы кычытканнарны урганда бер үрдәк чыгып очкан. Барып карадым, умарта астында оя, ояда йомыркалар. Бу тирәдә су да юк бит”.
Кыр үрдәкләре бик акыллы – су буенда оя корсалар дошманнары бик җиңел табар иде. Минем аларның ояларын һич уйламаган урыннарда – үсеп утырган агачта, хәтта зиратта чардуган эчендә очратканым бар. Балалары чыккач су буена ияртеп төшә алар.
Быел җәй Арча шәһәренең Пионер урамындагы бер хуҗалык бакчасында кыр үрдәге оя корган. “Беркөн иртән ишегалдына чыксам, җиде бәбкәсен иярткән үрдәк йөри”, – дип сөйләде хуҗабикә хатын. – Ана үрдәк өч баласын ияртеп алып китте, дүртесе аерылып калды. Без аларны кызганып тартмага ябып куйдык. Хәзер нишләтергә дә белгән юк үзләрен, чыгарып җибәрсәк әрәм булырлар, дип куркабыз”.
Үрдәк бәбкәләрен иске кирпеч заводы янындагы күлгә җибәрдек. Биредә иптәшләре җитәрлек, туганнары да шундадыр әле. “Үрдәк” операциясен карарга хуҗабикә үзе дә килгән иде. “Хәзер күңел тынычланды, рәхмәт! – диде ул. – Мин бирегә килгәләп йөрермен әле”.
Хәзер аккошлар турында. Бездә бу мәһабәт кошларның ике төре очрый. Икесе дә кызыл китапка кертелгән, закон белән саклана. Соңгы елларда безнең район сулыкларын үз иттеләр, оя корып бала чыгара башладылар. Быел бер пар аккош дүрт бәбкә үстерде. Бала аккошлар әлегә ак түгел, исән-имин булсалар язын агарып кайтырлар инде. Әтиләре бик бала җанлы – читләрне гаиләсе янына якын да китерми, кабарынып куарга тотына.
Кеше тыкшынмаса табигать үзен-үзе чистарта, барын да көйли. Соңгы елларда кондызлар бик күбәйде, 15-20 еллар элек алар юк диярлек иде.
Ильяс Сәхәпов