Пенсионерга 720 сум өстәмә – ялган!

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Пенсионерга 720 сум өстәмә – ялган!

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина безгә шалтыратты һәм мондый хәбәр җиткерде:

– Мошенниклар бер дә тик ятмый, ниндидер бер хатын-кыз тавышы ватсап аша яки шалтыратып, пенсионерларга 720 сум өстәмә түләү турында хәбәр итә. Янәсе бу өстәмәне рәсмиләштерү өчен 1 ноябрьгә кадәр ашыгыч рәвештә Пенсия фонды органнарына гариза язарга кирәк. Болар бар да ялган! Россиянең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе, пенсионерларга бу көннәрдә бернинди дә өстәп түләүләр көтелми, дип хәбәр итә. 2018 елда пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде, башка өстәмәләр быел көтелми.

– Аңлашылмый, ә бу мошенникларга нәрсә өчен кирәк? Аларга моннан әллә берәр төрле акча керәме?

– Кеше башын бутыйлар... Хәзер пенсионерлар безгә шалтыраталар, мәшәкатьләнеп киләләр. Бу бит пенсионерларның, өлкән кешенең тынычлыгын бозу!

– Гөлназ ханым, сораулар туган очракта кая шалтыратырга?

– Барлык шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе ПФРның контакт-үзәгенә (843)27-9-27-27 телефонына шалтыратырга киңәш итә.

Бу пенсионерларны гына түгел, Пенсия фонды хезмәткәрләренең дә вакытын алу, тынычлыгын бозу. Тормыш безне һәрвакытта да сак булырга өйрәтә. Һәр хәбәрнең дөреслеген тиешле урыннарга шалтыратып ачыкларга кирәк.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International