Вакытында түләгез

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Вакытында түләгез

Салым оешмалары салым исәпләүләрен башкарып физик затларга түләү квитанцияләре җибәрделәр. Шушы уңайдан гражданнардан еш бирелә торган сорауларга җавап алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Мөнир Әмирович, физик затлар 2018 елда милек салымнарына түләү хәбәрнамәләрен һәм квитанцияләрен кайчан алалар, аларны түләү вакыты кайчан?

– Хәбәрнамәләр һәм квитанцияләрне гражданнарга милек салымнарын түләү вакытына 30 көн кала җибәрү каралган. Физик затларга милек салымнарын 2018 елның 3 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Салымнарны түләү хәбәрнамәләре Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачучыларга электрон рәвештә, ә калган гражданнарга почта аша җибәрелә.

Түләү квитанцияләрен җибәрү этаплап башкарыла һәм октябрь ае буенча дәвам итә. Әлеге квитанцияләрне күпләп бастыру Россия шәһәрләрендәге (Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү Санкт-Петербург, Уфа) “Салым–сервис” Федераль Казна учреждениеләре филиаллары типографияләрендә башкарыла. Түләү квитанцияләре салынган конвертлар әлеге исемлектәге теләсә кайсы шәһәрдән килергә мөмкин.

– Милек салымнарын түләү квитанцияләрен алмаган очракта нишләргә?

– Квитанцияләрне алмау сәбәбе берничә булырга мөмкин: почта бүлекләре җиткермәгән; исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак; әлеге чорда салым исәпләнмәгән.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет ачучыларга түләү хәбәрнамәләре электрон рәвештә җибәрелә. Хәбәрнамәне алу өчен логин/пароль яисә үзең барып бердәм идентификация һәм аутентификация расланган авторизация үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталының исәпкә алынган язуы (ЕСИА) (gosuslugi.ru) белән “Шәхси кабинетка” керергә кирәк.

Салым кодексының 52нче маддәсе нигезендә исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан азрак булган очракта квитанцияләр җибәрелми. Түләү суммасы 2 елга 100 сумнан арткан вакытта квитанцияне салым түләүчеләр киләсе елда алачаклар. Ике еллык салым суммасы 100 сумнан артмаган очракта киләчәктә салым түләү квитанцияләре 3 ел өчен исәпләп җибәрелә. Шулай ук теркәү органнары тарафыннан физик затлар исеменә салым объектларын теркәгәнне раслаучы хәбәр җиткерелмәгән очракта да салым исәпләнелми. Бу вакытта гражданнар бер тапкыр салым органнарына мәҗбүри рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

– Әгәр салым түләү хәбәрнамәсен югалтсаң, нишләргә?

– Иң уңайлы юлы – шәхси кабинетка кереп электрон рәвештә алырга мөмкин.

Почта аша килгән түләү хәбәрнамәләрен һәм квитанцияләрне югалт-кан очракта аларны салым инспекциясендә яңадан алырга була.

– Салым түләү хәбәрнамәсен ни өчен якын туганнарга бирмиләр?

– Гражданнарның түләү хәбәрнамәләрендә булган мәгълүматлар салым сере булып санала. Салым кодексының 102нче маддәсе буенча хәбәрнамәне чит кешеләргә бирү тыела, шунлыктан аны башка кеше ала алмый. Искәрмә буларак берничә очрак каралган: балигъ булмаган балалар өчен әти-

әниләре; Россия Федерациясе Салым кодексы һәм Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә бирелгән ышаныч кәгазьләре буенча башка кешеләр алу мөмкинлеге бар.

– Салым түләү хәбәрнамәсен алдым. Анда беркайчан да миндә булмаган объектка салым исәпләнгән.

– Бу очракта салым органына теркәү оешмасы белән элемтәгә керәсе була. Салым түләүче инспекциягә ирек-ле рәвештә гариза язарга тиеш. Гаризада хәбәрнамәнең датасын һәм номерын, нинди объектның дөрес түгеллеген күрсәтергә кирәк. Әгәр дә җир участогына яисә күчемсез милеккә төгәллек кертәсе булса, мондый очракта әлеге милекләрнең тулы адресы һәм кадастр номерын күрсәтергә, транспорт чарасына төгәллек кертәсе булганда аның теркәү номерын язарга кирәк. Гаризаны салым органнарына үзең килеп, почта аша, электрон рәвештә шәхси кабинеттан җибәрергә була.

– Салым түләү хәбәрнамәсендә миндә булган объектка салым исәпләнмәгән. Бу очракта нишләргә?

– Теркәү оешмаларыннан салым обектларын теркәгән хәбәр килеп җитмәгән очракта милек салымнары исәпләнелми. Бу вакытта гражданнар бер тапкыр салым органнарына мәҗбүри рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Хәбәрне салым органнарына теләгән уңайлы юл (үзең килеп, почта аша, электрон рәвештә шәхси кабинеттан) белән җибәрергә була. Мөрәҗәгатьтәге факт- ларны инспекция тикшерәчәк, кирәк булган очрак-

ларда теркәү оешмалары белән элемтәгә керәчәк.

2018 елның 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасының барлык салым инспекцияләрендә “Ачык ишекләр” көне үткәрелә.

9 ноябрьдә (җомга) салым түләүчеләрне 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, 10 ноябрьдә (шимбә) 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International