Гомерне озынайтучы уен
Узган атнада Ашытбаш мәктәбе 100дән артык укучы һәм укытучыдан торган 13 команданы шашка ярышына җыйды. “Интеллектуаль мәктәп” дип аталучы республика күләмендәге турнирда катнашу өчен районыбыздан гына түгел, Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан килгәннәр.
Мондый турнир район тарихында беренче тапкыр уза һәм аның Ашытбаш мәктәбендә үтүе гаҗәп түгел, чөнки биредә үз эшенә бирелгән, сәләтле яшьләрне дөньяга чыгару өчен бар күңелен биреп эшләүче шашка-шахмат буенча тренер, тренер буларак “Татавтодор” җәмгыятенең, “Ак барс холдинг” җәмгыятенең һәм укытучылар арасында Татарстан турниры чемпионы, күп тапкырлар Сабантуй батыры Сөләйман Галиуллин эшли. Ел саен идеяләрен тормышка ашуын хуплаучылар, иганәчеләр (үзе дә шулар рәтендә) ярдәме белән район, республика күләмендә ярышлар оештыруны традициягә кертте тренер. Ә быелгы турнирның үзенчәлеге шунда — ул өч этаптан тора. Беренчесе бүгенге шашка ярышы булып узса, икенче этабы — шахмат ярышы ноябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә узачак һәм өченчесе дә шунда ук, шашка-шахмат турниры бергә булачак.
Ашытбаштагы турнирда егермегә якын Татарстан чемпионнары катнашты. Турнирның тагын бер үзенчәлеге — мәктәп командасында укучылар белән укытучылар бер командада уйнады, укытучылар шәкертләре алдында яшьтәшләре сыман калып, сәләтләрен күрсәтте. Шашка, шахмат уйнаучыларны “башлы” дияргә яратабыз. Әлеге төр уеннар чыннан да, фикерләү сәләтен үстерә, уйларга өйрәтә, алай гына да түгел, тырышлык, үҗәтлек, сабырлык кебек сыйфатларда да сыналасың.
Уйлау сәләтен арттыра, дигәннән, “Күптән түгел биология фәненнән укыдык, шахмат белән шашка гомерне озынайта икән”, — ди ярышта катнашучы Гүзәл Фәйзрахманова. Гүзәл әлеге уен серләренә башлангыч сыйныфта укыганда ук төшенә башлаган. “Бервакыт әтинең туганнарына кунакка барган идек. Шунда балаларның шашка уйнаганын күрдем. Бик ошады бу уен миңа. Кызыксынуымны күреп әти миңа да шашка алып кайтты, кичләрен бергәләп уйный башладык”, — дип сөйли ул. Бүгенге көндә Шушмабаш мәктәбенең 8 сыйныфында укый. Әтисе белән генә уйнау җитми, кыз Ашытбаш мәктәбендәге Сөләйман Галиуллин җитәкләгән түгәрәккә йөри башлый. Үзе артыннан энесе Рүзәлне дә ияртә. Гомумән, Фәйзрахмановлар спортчы гаилә. Гаилә башлыгы Ренат яшьлегендә чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәсә, әниләре Гөлназ йөзү буенча район чемпионы. Бүгенге ярышларда Рүзәл Фәйзрахманов 5-7 сыйныфлар арасында 1 урынны яулады.
Катнашучылар арасында Европаның бронза призы иясе Чулпан Габделганиева да бар. Ул Балтачтан үзе өйрәткән балаларны алып килгән, команда составында үзе дә уйный.
Хөкемдарлар нык таләпчән, Казандагы олимпия резервы мәтәбенең Биектаудагы филиалында озак еллар тренер булып эшләүче, 20 еллар инде хөкемдар буларак ярышларда катнашучы Павел Иванов, Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин. Павел Иванов ярышларга әзерләнүдә Сөләйман Галиуллинның да киңәшчесе икән. “Без балаларны ярышларга әзерләп кенә калмыйбыз, мәктәптәге фәннәр белән һәм сәламәт тормыш рәвешенә бәйләп, әхлакый кысаларга таянып тәрбиялибез, илебезгә патриотлар әзерлибез”, — диләр.
Районыбызның сәләтле яшь шашка, шахматчылары турында горурланып сөйли Сөләйман абый: “Пөшәңгәрнең ике укучы, бер укытучыдан торган башлангыч мәктәп командасы 4нче сыйныфка кадәрле категориядә бөтен мәктәпләрне җиңүгә иреште. Шулай ук Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәп- ләре турында да уңай фикердә, — дип район мәктәпләренең оста шашкачыларын санап китә. — Пөшәңгәрдән Руслан Котдусов, Яңа Кырлайдан Алсу Шакирова, Ашытбаштан Рүзәл Фәйзрахаманов, Яңа Кырлайдан Фирүзә Минҗанова, Кәчедән Алмаз Мифтахов, Ашытбаштан Илфат Шәрипов. Алмаз белән Илфат гер, чаңгы спортында да алдынгылар рәтендә”. Тагын бер укучыны аерып әйтте тренер. Шушмабаштан Айгөл Фәттахова. Укуда гел алдынгылыкны бирмәүче, олимпиадаларда призлы урыннар яулаучы, шашка-шахмат буенча район күләмендә 3 медаль иясе Айгөл дә спорт сөюче гаиләдән. Башлангыч сыйныфтан уйный башлаган.
Сөйләман Галиуллин идея- ләрен тормышка ашыруда ярдәм иткән мәктәп коллективына, иганәче Айдар Закировка рәхмәтле. Киләчәккә планнары зур аның. 3 октябрьдә районның өлкәннәре арасында үзе оештырган турнир сыман ярышларны Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә һәм Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырырга ниятли.
Розалия Зиннәтова