Ачы язмыш
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче Хәрирә апа Ибәтуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Бу көнне аны юбилее белән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Хәрирә апа йөрәгенә рәхәтлек алырга теләгәндәй чәчкәләрне күкрәгенә кысты. Аның күзләрендә бер мизгелгә генә яшь ялтырап китте. Әмма ул үзен шунда ук кулга алды һәм камап алып, кочаклый-кочаклый туган көне белән котлаган хезмәткәрләргә ишарәләп булса да аларны вазага куярга кушты.
Шул минутта кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле, әмма чибәрлеген югалтмаган, чиста, пөхтә бу апаның йөзендә саран гына елмаю чаткылары барлыкка килде. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында ул үз кеше инде, 2008 елдан бирле. Тик бик сөйләшми генә. Яңа Кенәрдә аның сеңлесе Тәс-кирә апа Гобәйдуллина яши икән. Хәрирә апаның язмышы белән кызыксынып, аны эзләп табып, шалтыратып карарга булдым. Һәм Тәскирә апаны елый-елый тыңладым.
– Хәрирә апа Куйбышев районының (хәзерге Спас районы) Көек авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә. Абдулла Алиш туган авыл. Әни ягыннан безнең туган да иде әле ул. Хәзер икебез генә калдык, – диде ул. – Апа күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Биш яшендә бик каты пеште. Сәкедән сикереп төшкәндә күлмәк итәге кайнап торган самовар борынына эләгеп, өстенә кайнар су түгелде. Алты ай хас- таханәдә ятты. Тән тиреләрен куптарып, яңасы чыкты. Аякка басты. Җиде сыйныф тәмамлады. Сугыш башланганда аңа бары 13 яшь иде. Әти-әни гади колхозчылар. Апа да алар белән беррәттән эшләде. Шунда сыер җигеп җир тырмалаганда егылып, өстенә сыер баса язды.
Безнең авыл Кама елгасы буенда, урман кырыенда урнашкан. Урманда хәрби завод. Шуны сакларга солдатлар китереп тутырдылар. Тәрәзәләрне кап- латтылар, авыл капкасыннан тикшереп чыгардылар, тикшереп керттеләр. Шуңа карамастан Хәрирә апаны окоп казырга да җибәрделәр.
Апада белем алу теләге бик зур иде. Җиденче сыйныфтан соң ул үз районыбыздагы Надежда Крупская исемендәге педагогия училищесына укырга керде. 1945 елда беренче булып олы апа (абый да фронтта иде) сугыштан кайтты. Бездәге ач, ялангач, чабаталы тормышны күреп, бер елдан Хәрирә апаны үз янына Казанга алды. Хәрирә апа Казан педагогия училищесында укый башлады. Тәмамлаганнан соң аны Кызыл Юл районына эшкә җибәрделәр. Менә шул килүдән ул биредә төпләнеп калды. Югары Орыда, Шурада укытты, аннан Яңа Кенәр мәктәбенә чакырып алдылар. Вазыйфасын намус белән башкарды. Күпләгән Мактау грамоталары, “Халык мәгарифе отличнигы“ исеме шул хакта сөйли.
– Тәскирә апа, Хәрирә апа кияүгә чыкмадымыни?
– Яшь чагында бик чибәр, актив, шат күңелле булды ул. Сәхнәдән төшмәде, җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Аны бик яраттылар, егетләр артыннан бик күп йөрде. Кызлар хәтта көнләшәләр дә иде үзеннән. Кияүгә сораучылар да күп булды. Минем өчен я мәктәп, я гаилә. Икесен берләштерә алмыйм, диде. Башкалар мәктәптә дә укыта, гаиләне дә алып бара, диючеләргә, мин андый түгел, дип кенә җавап кайтарды. Мәктәпне сайлады. Әнә шулай ялгыз калды. Бер бүлмә бирделәр үзенә. Шунда яшәде. Оптимист булды. Миңа бик булышты. Туры сүзле иде, кешенең артыннан сөйләп йөрмәде.
–Язмыш аны ничек картлар йортына китерде?
– Аның да үз тарихы бар. Бервакыт Хәрирә апаның аз-азлап, тиенләп үлемтеккә дип җыйган акчасын урладылар. Эзенә төшүче булмады. Хәсрәт башына бәрде. Урамнарга чыгып китә башлады. Мине дә тыңламады. Картлар йортына урнаштырырга мәҗбүр булдык.
– Бер дә янына бармадыгызмы?
– Бардым. Әмма берсендә ул мине танымады. Аннан үземне хәсрәт басты. Ирем вафат булды, 45 яшендәге улымны югалттым. Хәзер аякларым авырта, култык таяклары белән йөрим. Рәхмәт, Әтнәдәге кызым, киявем бик булышалар. Күршеләрем бик ярдәмчел. Сез Хәрирә апаны күрдегезме? Бик бетерешкәнме?
– 90 яшьтә булса да бик чибәр әле ул...
– Рәхмәт, балам, яхшы хәбәреңә, – диде Тәскирә апа сүземне әйтеп бетергәнне дә көтеп тормыйча һәм елап җибәрде. – Ничә еллар буе апаемны үз янымда тотып тәрбияли алмавыма йөрәгем әрнеп яшим. Еламаган көнем юк. Аллаһы Тәгалә берегезгә дә андый аянычлы язмыш бирмәсен. Бик сагындым апамны. Аякларым булса...
... Тәскирә апа белән сөйләшкәннән соң бик озак тынычлана алмадым. Менә шулай олыгайган көннәрендә бер районда гомер итеп, бер-берсен күрергә зар-интизар булып, Сак белән Сок кебек тилмереп яшәсеннәр инде. Нинди генә аяныч язмышлар юк бу дөньяда.
Гөлсинә Зәкиева