Йорт алдың көлеп торсын!

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Йорт алдың көлеп торсын!

Күптән урамнарның чисталыгын караган юк иде. Бу юлы районның административ комиссиясе белән Арча урамнарына чыгып кердем. Әле кайчан гына комиссия белән көн саен йөргән вакытлар булды. Газетаның һәр санында диярлек язмалар чыгып барды. Нәтиҗәсен дә күрдек. Урамга юынтык суларны түкми башладык, капка төбендәге утын, бүрәнә, такталарны, ташны эчкә кертеп өйдек, чүп-үләннәрне чабабыз, йортыбыз янында хәтфәдәй яшел үлән, чәчәк үстерәбез...

Урамнарны махсус карап йөрсәң, Арчаның бик нык үзгәргәнен күрәсең. Кая ул юынтык суларны чыгарып түгү?! Арчаның Бирәзә ягындагы Көнбатыш өлешенә барсаң, андагы йортларның матурлыгына исең китә. Төсле брусчаткалар капка төбенә кадәр чыккан. Ишегалды эченә күз салсаң, анда тагын бер үзенә күрә чәчәкле матур дөнья.

Әнә шулай, Арчаның матур өйләренә соклана-соклана Мичурин урамындагы тыкрыкка тукталдык. Тыкрыкка машиналар йөрмәсен өчен аркылы тимер бетон салып куелган. Янәшәдәге йортның хуҗасын чакырып чыгардык.

– Үзегез күрәсез, тык-рык юлы бик начар хәлдә, – диде хуҗабикә. – Иң элек юлны рәтләсеннәр. Машиналар йөреп, тагын да пычраталар...

– Тыкрыктан машиналар йөри алмый дигән сигнал керде безгә, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов. – Тыкрыклар алар янгыннар килеп чыкканда янгын сүндерү эшен тизләтү максатыннан эшләнә. Тыкрыкларны бикләп куярга берәүнең дә хакы юк. Кышын тыкрыкны кардан да чистартырга кирәк бит. Әгәр дә тыкрыклар начар хәлдә икән, шәһәр комитетына килеп, гариза язарга кирәк.

Бу мәсьәлә комиссия утырышында каралачак.

Арчаның көнбатыш өлешендәге Кол Гали урамының 2нче йорты янында такталар череп ята... Аларны алып куярга кул җитми. Арчада иске машиналарны да урамда тоту гадәте бар. Хәтта 1 Май урамындагы тап-тар юлны да кысрык- лаган бер иске машина. Хуҗалары белән сөйләшенде, алып куярбыз, дип ышандырдылар. Чүп үләннәре чабылмаган йорт аллары да бар. Кол Гали урамында яшәүче бер ир кешедән: “Төзелеш калдыкларын ник урамда тотасыз?” – дип сорагач: “Миндә катаракт, күзем күрми, капка төбенә асфальт җәяр өчен кирәк алар”, – дип өзгәләнде.

Ямашев урамында каеннар арасында рәхәтләнеп иркенләп яшәп ята берәү. Киселгән агачлары, ботаклары таралып ята... “Без аны бер комиссия утырышына чакырдык инде”, – диде комиссия әгъзалары. Инде менә тагын тәртипкә чакыралар.

Ямашев урамының 26 йорты янындагы зур тимер төзелеш савытларының күч булып өелеп ятуы аңлашылмады. Хуҗалары өйдә юк иде. Аларга чакыру кәгазе җибәреләчәк.

– Чисталык таләпләрен бозган өчен физик затларга 2500 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган, – дип аңлатты административ комиссиянең баш белгече Айнур Таһиров. – Әгәр дә урамда чүп ташланган, канализация сулары агып ята икән, комиссия кисәтү дә ясамыйча, гаеплеләргә штраф сала. Алдан белдерү, кисәтү ясау мөмкинлеге дә бар. Төзелеш алып барасың икән инде, шәһәр комитетыннан вакытлыча төзелеш материалларын урамга куеп тору өчен рөхсәт кәгазе алырга кирәк.

Комиссия эшендә район административ комиссиясенең баш белгече Айнур Таһиров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов, шәһәр башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, эколог Фәнил Закиров, территория җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчеләре Рәмзия Хәмидуллина, Ибраһим Сабиров катнашты. Комиссия эшен дәвам итә. Үз тирәгезне тагын бер кат күздән кичерегез: агач-богач аунап ятмыймы, төзелештән калган ком, таш өемнәре юкмы, чүп үләне чабылганмы...

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International