Аларны сагынырбыз әле

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Аларны сагынырбыз әле

Совет заманында шаярып: “Молния, гром – зачем нужен агроном?” – дигән әйтем бар иде. “Кыш көне агроном, җәен укытучы булсаң иде”, – дип тә әйтәләр иде. Ягъни, яңгыр яуса уңыш болай да була, кышын агрономнар, җәен укытучылар ял итә, янәсе.

– Шаярып сөйләшүләр генә иде инде ул, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Агрономнарның да, укытучыларның да кирәклеген яхшы аңлаган еллар иде ул. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә генә дә биш агроном эшләде, колхозларда баш агроном, орлыкчылык буенча агроном бар иде.

Бүген кайбер җитәкчеләр агрономны бөтенләй кирәккә санамый икән. Биш эре хуҗалык- та агрономнар юк. Бер хуҗалыкта агрономны язга кадәр ялга (бушлай) җибәргәннәр! Бал кортлары табыш беткәч соры кортларны юк итәләр бит әле. Шулайрак килеп чыга түгелме? Агрономны да соры кортка тиңли башлагач кая барып җитәрбез? Бал кортлары соры кортларны кирәк булгач та яңадан чыгара башлый. Әмма агрономны алай гына ясап булмаячак. Урыннарда мондый караш булганда киләчәктә аларны Кызыл китапка кертергә туры килмәгәе.

– Агрономнарны төп вазифаларыннан аерып аш чыгарырга, кеше ташырга йөртәләр, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов 19 октябрьдә “Ватан” хуҗалыгы базасында баш агрономнар белән уздырылган семинар-киңәшмәдә.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин: “Орлык салып куйдык, аның нинди икәнлеген белмибез бит”, – дип сөйләде. Чөнки тикшертергә китермәүчеләр дә шактый. Агрономы булганнар арасында бар андыйлар. Ә агрономы булмаган хуҗалыкның орлыгы артыннан кем йөрер?

Районның агрохимигы Марат Шәйнуров 47 мең гектар сөрүлек җирләре ачы туфраклы, ди. Мондый туфракка күпме минераль ашлама кертсәң дә файда булмаячак, аның ачылыгы артачак кына әле. Районның иң тәҗрибәле агрономы Габделрәис Рамазанов “Ватан” хуҗалыгының көзге бодай басуында: “Ачы туфракта бодай уңыш бирмәячәк, без шуңа һәр басуның анализын алып торабыз”, – дип сөйләде. Бодайны аркылыга-буйга чәчкәннәр, тишелеше бик матур.

“Ватан” хуҗалыгында игенчелек культурасы югары булуда баш агрономның өлеше гаять зур. Ул җитәкче алдында үз фикерен нигезли белә, аңлашып, уртак тел табып матур итеп эшлиләр.

Хуҗалыкның күпереп яткан зәп басуларына карап та сокланырлык. Шактый мәйданнарда тирәнәйтү үткәргәннәр. Амбарларда һәр культура орлыгы аерым салынган, тиешле кондициягә китерелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International