Роллерлы чаңгыда ярыштылар
Безнең районда чаңгы спорты бик нык алга китте. Каян чыгып шундый нәтиҗә ясый, дисезме? Районда кыш дәвамында үткән чаңгы ярышлары, мәктәпләрдә спортның бу төренә игътибарның артуы ук шуны исбатлый. Аннан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз, республика беренчелекләрендә катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.
– Республиканың чаңгы спорты белән шөгыльләнүче 172 спорт мәктәбе арасында без 12нче урында. Алия Диярова, Илназ Дияров, Фәнүзә Сәлахова, Илназ Шәрәфиев, Энҗе Фәйзрахманова, Әлфис Һидиятуллин аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән чаңгычыларыбыз, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.
Ә чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр җәен дә тик ятмыйлар, җаен табалар. Роллерлы чаңгыда йөриләр.
– Дөрес, аның белән шөгыльләнүчеләр бездә күп түгел, чөнки роллерлы чаңгы бик кыйммәт тора. Шулай булса да, бар алар. Менә сигезенче сезон инде көзен үзебездә роллерлы чаңгыда йөрүчеләр өчен ярышлар оештырабыз, – диде балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе урынбасары Венера Таджибаева. – Бездә аның өчен мөмкинлекләр дә бар.
Аңлашыла инде, андый ярышлар көзне озатып, кышкы сезонга керер алдыннан уза. Бу юлы да үзәк стадион Арча районының сигезенче традицион ачык шәхси беренчелегенә роллерлы чаңгыда йөрүче бик күп спортчыларны үзенә җыйды. Арчадан тыш, Казан, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач, Актаныш районнарыннан барлыгы 131 чаңгычы катнашты. Рекордлы сан.
– Казанның олимпия резервларын әзерләүче спорт мәктәбеннән генә 80нән артык кеше килде. Арча районыннан өч команда – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренеры Рәис Камалов), Иске Кырлай мәктәбе (Айрат Ситдыйков), Арча педагогика көллияте (Рамил Гыйлаҗиев) ярышка чыкты, – диде Венера Таджибаева. – Безнең спортчылар арасыннан Фәнүзә Сәлахова һәм Алия Диярова яшьтәшләре арасында чемпион булдылар, Илназ Дияров икенче урынны яулады.
– Ярышлар районның чаңгы спорты федерациясе рәисе Инсаф Габделгазизовның иганәчелек ярдәме белән үткәрелде, – диде Ильяс Габделгазизов. – Җиңүчеләргә медальләр, акчалата бүләкләр, грамоталар тапшырылды, бушлай туклану оештырылды.
Чаңгы спорты сөючеләр әнә шулай җәйге сезон белән икенче җәйгә кадәр саубуллаштылар. Алда кыш, яңа ярышлар, яңа җиңүләр. Спортчыларыбызга уңышлар телибез.
Гөлсинә Зиннәтова