Файдалы мөмкинлекләр бар

2018 елның 26 октябре, җомга

Файдалы мөмкинлекләр бар

Бер әңгәмә вакытында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Бөек Ватан сугышында, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның каберенә таш куйдырту, читтә җирләнеп калган хәрбиләрнең каберенә бару чыгымнарын каплау кебек сораулар белән хәрби комиссариатка мөрәҗәгатьләрнең ешаюы турында әйткән иде. Бу мәсьәлә белән хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Резеда Вәлиева шөгыльләнә. Сораулар җавап рухындагы мәгълүмат газета укучыларыбызга да файдалы булыр дип, аның белән әңгәмә кордык, чөнки бу районыбызда күп гаиләләргә кагыла.

— Резеда ханым, Бөек Ватан сугышында катнашып, тыныч тормышта вафат булган райондашлары-

бызның каберенә таш кую соңгы вакытта гына чыккан яңалык түгел. Аның тәртибе ничек, иң элек эшне нидән башларга кирәк?

— Вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын гына түгел, төрле сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны да туганнары теләгән зиратка җирли ала. Мәетне алып бару, күмү, таш куйдыру чыгымнары өчен акчаны федераль бюджет бүлеп бирә. Моның өчен мәрхүмнең ветеран яки сугышта катнашучы булуы хакында тиешле документлары кирәк. Ә якыннары ташны үзләре теләгәнчә ясата ала.

2017 елның 25 маенда гамәлгә кергән 626 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны җирләү чыгымнары өчен ярдәм 18980 сумга кадәр артты. Гамәлдәге армия хезмәтен узган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга таш ясату һәм куйдыру чыгымнары – 32803 сум, гамәлдәге армиядә хезмәт итмәгән очракта 26280 сум акча бирелә.

РФ Президентының 2007 елның 3 мартында чыккан 270нче номерлы Указы буенча, 1990 елның 12 июненнән башлап бүгенге көнгә кадәр вафат булган Ватанны саклаучылар каберенә куела торган таш өчен дәүләтнең социаль гарантиясе каралган.

— Районда сугышчан хәрәкәт ветераннары турында еш ишетелә. Алар еш кына бергә җыелыша, райондагы төрле чараларда катнашалар, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатында да актив катнашалар. Алар өчен нинди ташламалар, мөмкинлекләр каралган?

 — Бүгенге көндә районда хәрби хәрәкәт ветераннары 300гә якын. Халыкта аларны “әфганчылар, чеченчылар” дип гади генә атап йөртсәләр дә, араларында төрле сугышчан хәрәкәт ветераннары бар. Ветеран булып исәпләнүен дәлилләү өчен гражданинның кулында “Сугышчан хәрәкәт ветераны” яки “Ташламаларга хокукы турында” дигән таныклык булырга тиеш. Әлеге төр ветераннар өчен түбәндәге ташламалар каралган: ай саен пенсиясенә ташламалар өчен өстәмә түләүләр бар, әгәр дарулардан баш тартмаган булса, кирәкле медицина препаратлары белән тәэмин итү, бушлай санаторий һәм дәвалану, протезлар (теш протезыннан тыш) һәм ортопедик протезлар белән тәэмин итү, ел саен үзенә уңай вакытта чираттагы ялга чыгу һәм түләүсез 35 көнлек ял алу мөмкинлеге, торак шартларын яхшыр-ту буенча 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә басканнарны федераль бюджет аша торак белән тәэмин итү, наем һәм торак өчен чыгымнарның 50 процентын түләү, җир һәм милек салымнарыннан азат итү, вафат булган ветераннарны җирләү чыгымнарын күтәрү (мәетне күмеләсе урынга алып кайту, кабергә таш куйдырту) хөкүмәт тарафыннан башкарыла. Шулай ук, алар өчен Казанда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ш.С.Каратай исемендәге тернәкләндерү үзәге эшли.

Хәрбиләргә акчалата ярдәмгә килгәндә, 2012 елның 1 гыйнварыннан хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлык алганга, хәрби яки сборга чакырылган гражданин хезмәт вакытында һәлак булса гаилә әгъзаларына түләү каралган. Сборга чакырылган гражданинга һәм хәрбигә хезмәт вакытында яки хәрби травма нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданинга сәламәтлегенә килгән зыян өчен ай саен акчалата компенсация түләнә.

Хәрби пенсионерларның хокукын тормышка ашыру ФЗ буенча бара. Лаеклы ялга чыккан хәрбиләргә бушлай ясалма теш куйдыру хезмәте буенча республика стоматология поликлиникасы белән килешү төзелгән. Лаеклы ялдагы хәрбиләр өчен елга бер тапкыр ташламалы бәя белән санаторийга барып, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге дә бар.

— Районда Чернобыль фаҗигасендә катнашучылар да яши. Алар хөкүмәттән уңай караш сизәме?

Чернобыльчеләрне хөкүмәт читкә какмады. Араларында мохтаҗларының торак шартлары яхшыртылды, тол калган хатыннары, кулларындагы таныклык ярдәмендә ташламалардан файдалана. Чернобыльчеләрнең Казанда Волгоград урамы 47нче йортта ветераннар оешмасы бар. Сораулар булган очракта без шул оешма белән бергәләп эшлибез.

Бүген бу язмада күтәрелмәгән сораулар да булгандыр. Тик нинди генә сорау булмасын, һәр очракта да эшне хәрби комиссариаттан башламый булмый. Биредә нинди документлар җыясын, кайларга мөрәҗәгать итәсен аңлатып бирәчәкләр. Алдан хәбәрләшү өчен Резеда Вәлиевага 3-10-11 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International