Морҗа башына кем менә?

2018 елның 26 октябре, җомга

Морҗа башына кем менә?

Яңа гына, газетабызның 19 октябрь санында, халык соравы буенча “Газ җиһазларына – техник хезмәт” дигән язма бастырдык. Газетаны алуга безгә шалтыраттылар. “Сез газетада төтен юллыкларын һәм җилләтү каналларын лицензиясе булган махсус оешмалар тикшерә. Үз йорты белән яшәүчеләр аны үзләре тикшертергә тиеш, дип язып чыктыгыз. Нинди оешмалар тикшерә икән аны? Түбә башына кем менә? Шул турыда язып чыга алмассызмы икән”, – дип сорыйлар.

Без бу сорауны өйрәнергә тырыштык. Иң элек “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев белән сөйләштек. “Юк, без морҗа башына менмибез, – дип җавап бирде Рамил Зиннурович. – Дөрес, үзебез төзегән йортларның җилләткеч каналларын карыйбыз. Нигездә без электр хезмәте күрсәтәбез”. Газ хезмәте буенча махсуслашкан “Шанс” ширкәте дә мич юллыкларын төзәтү һәм чистарту эше белән шөгыльләнми булып чыкты. Дөрес, алар төтен юллыкларын һәм җилләтү каналларын тикшерә. “Газстройгарант” ширкәте җитәкчесе Руслан Хәмитов: “Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, без махсус прибор белән төтен юллыкларының, җилләтү каналларының эшчәнлеген, төзеклеген тикшерәбез, – дип аңлатты. – Юллыклар төзек түгел икән, рәтләргә күрсәтмә бирәбез. Әмма юллык- ларны төзәтү һәм чистарту эшен башкармыйбыз. Шулай да бу эшкә, шуңа әйтеп карагыз әле дип, берәр белгечне тәкъдим итә алабыз”.

Арчаның ВДПО оешмасы җитәкчесе Әмир Әмирфатов: “Безнең оешма төтен юллыкларын һәм җилләтү каналларын тикшерә һәм юллыкларның хәле турында акт язып бирә, – дип аңлатты. – Моңарчы безнең мичче бар иде. Кыскартуга эләкте. Ул түбә башына менеп, кирәкле эшне башкара иде. Әмма якын көннәрдә мичче булачак. Сораучыларга бу эшне башкаручыларны күрсәтә алабыз. Безнең оешма питомник янында урнашкан. Адрес: Ватан урамы, 2 В йорт. Телефон: 3-53-30”.

“Сабагаз” идарәсенең Арчадагы бүлеге белән дә элемтәгә кердек. Алар да төтен юллыклары һәм җилләтү каналларын төзәтү һәм чистарту эшләре белән шөгыльләнми.

Район үзәгеннән ерак төбәкләрдә ничек икән дип, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков белән дә сөйләштек.

– Бу эшне авылларда җирлектәге газ хезмәткәре белән киңәшеп эшлиләр, – диде Ренат Садыйков. – Кирәк икән, морҗа башына үзләре менәләр яки кеше яллыйлар.

Әле менә яңа гына янгын күзәтчелеге инспекторы Антон Сотовтан “Төтен юллыгының дөрес булмавы һәм тиешенчә эшләмәве янгынга китерә” дигән язмасы керде. Бу бик җитди мәсьәлә. Күпме тырышсам да, морҗа башына менүче лицензияле миччене таба алмадым. Әлегә!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International