Чират торудан котылу юлын тапканнар

2018 елның 26 октябре, җомга

Чират торудан котылу юлын тапканнар

Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсенә, ягъни паспорт өстәленә кайчан карама озын чират була торган иде. Аптырарлык хәл: соңгы вакытта ул бетте. Сәбәбе нидә?

Язгы якта биредә электрон чират барлыкка килгән иде. Талон аласың да чиратка басасың. Әмма ул чакта аңа карап чират кимегәне сизелмәде. Хәзер нәрсә булган? Сәгатьләр буе чират торудан ничек котылу юлын тапканнар? Бу сорауларга җавап эзләп без Арча районы буенча бүлекнең миграция бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Йосыповка мөрәҗәгать иттек.

– Хәзер бик күп хезмәтне күпфункцияле үзәктә башкарырга була. 14 яшьтә паспорт алу, 20, 45 яшьтә аны алыштырудан тыш яшәү урынында теркәлү өчен дә шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башта бирегә документларны гына тапшыралар иде, хәзер паспортны да шунда бирәләр. Ә теркәлү өчен күпфункцияле үзәктә документларны алып калалар һәм безгә китерәләр. Әзер булгач өч көннән алып та китәләр. Чит илдән кайтканнар да (кунакка, укырга, эшкә) исәпкә басу, яшәү урынында теркәлү эшен күпфункцияле үзәктә башкара алалар.

– Чит ил паспорты алу өчен дә күпфункцияле үзәккә барыргамы?

– Юк, анысы паспорт өстәлендә эшләнә. Хәзер чит ил паспортына бәяләр артты, өлкәннәргә – 5000, балаларга 2500 сум булды. Шуңа элек тә, хәзер дә чит ил паспорты өчен түләүне дәүләт хезмәте аша башкарырга тәкъдим итәбез. Шулай ук гариза да Интернет аша гына языла. Беренчедән, өйдән чыкмыйча гына башкарасың, икенчедән дәүләт хезмәте аша түләгәндә ташлама ясала. Ул очракта өлкәннәр өчен бәя хәзер – 3500, балаларга 1750 сум. Банк аша булганда, тулы бәяне түләргә туры килә. Дөрес, Татарстанның түгел, Россиянең дәүләт хезмәте аша эшләргә кирәк була. Аңа керү өчен Пенсия фондына (3 кабинет) яки безгә килеп теркәлү үтү һәм пароль алу сорала.

– Сезгә килгән очракта чират торасы буламы?

– Әйе, бераз алданрак килә дә пин-кодын язып талон ала. Электрон чиратка монда килеп яки 3-14-88, 3-09-88 телефоннарына шалтыратып алдан язылып куярга да була.

– Эш сәгатьләрегез үзгәрмәдеме?

– Юк, элеккечә. Безгә килгән очракта Россия паспортын алу яки теркәлү өчен сишәмбе көнне 8 сәгатьтән 17, чәршәмбе, шимбә 8дән 13, җомга 8дән 15 сәгатькә кадәр кабул итәбез. Пәнҗешәмбе кабул итүләр үткәрелми, документлар белән эшлибез. Дүшәмбе ял көне. Көндезге сәгать 1дән 2нче яртыга кадәр төшке аш. Чит ил паспортын юнәтү өчен килүчеләргә сишәмбе, чәршәмбе, җомга 8дән 17, шимбә көнне 8дән 15 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе шулай ук документлар белән эш, дүшәмбе ял. Төшке аш вакыты да шундый ук.

– Чит илдән кайтучылар турында сүз чыгудан файдаланып бер сорау. Бер җыелышта Сез теркәлмичә яшәүче чит ил гражданнары турында сөйләгән идегез. Аларга карата берәр чара күреләме?

– Быел без эчке эшләр органы хезмәткәрләре белән берлектә “Легаль булмаган мигрант–2018”, “Нелегал–2018” дигән операцияләр үткәрдек. Беренчесенең өч этабында чит ил гражданнары тарафыннан 46 (12-14-20) административ хокук бозулар теркәлде. “Нелегал–2018” акциясе барышында законсыз яшәгән 4 кеше мәҗбүри илдән чыгарылып җибәрелде, 20дән артык кешегә административ штраф салынды. Шулай ук яшәмәгән килеш акча алу өчен генә чит ил гражданнарын үзендә теркәгән Россия гражданнарына карата 20 җинаять эше ачылды. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 322 маддәсе нигезендә аларга 25 мең сумнан 100 мең сумга кадәр (матди хәленнән чыгып) штраф карала. Декабрьнең 4сеннән “Легаль булмаган мигрант–2018” профилактик акциясенең 4нче этабы башлана. Ул 10 көн дәвам итәчәк. Бу чорда шулай ук эчке эшләр органы хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International