Күршеләре игелекле

2018 елның 26 октябре, җомга

Күршеләре игелекле

Урта Курса авылында яшәүче Фәһимә Хөснетдиновага 90 яшь тулды.

Ул 8 балалы гаиләдә өченче булып туа. Сугышта әтисе, олы абыйсы һәлак була. Балачактан инвалид кыз көченнән килгән кадәр хезмәт итә, үлчәүче булып эшли, сөт җыя. Әнисе вафат булганга да 34 ел инде.

Фәһимә әбине күршеләре Раил Камалиев гаиләсе карый. Әби үзе дә, өе дә, йортының әйләнә-тирәсе дә ялт иткән.

“Ашарыма пешереп кертәләр, атна саен арка кочып мунчага алып баралар. Минем бернинди моң-зарым юк, барысына да мең рәхмәт!” – ди ул.

Фәһимә әбине юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина килгән иде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International