Бу дөньяда берәүнең дә язмышы кабатланмый. Кайберәүләр ялгыз булып та аны сизмичә гомер итә, икенчеләре парлы тормышта, балалары янәшәсендә дә үзен ялгыз итеп тоя.
Кешенең үзеннән торамы ул, яшәеш рәвешеннәнме, анысы үзләренә генә мәгълүм. Ә менә якыннары, туганнары, дуслары, күршеләре, авылдашлары, хезмәттәшләре белән аралашып, гөрләшеп гомер итүче ялгызлар белән очрашканым бар.
Күптән түгел генә Түбән Мәтәскә авылында көр күңелле, ачык йөзле, тормыштан ямь табып яши, матурлыкны күрә, туганлыкны бәяли белүче Галия Дәүләтбаева янында булдык. Бу көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина барды. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Өйдә табын әзерләнгән, кунаклар көтәләр иде. “Котларга күп киләчәкләр, дип туганнарым Коръән ашы үткәрергә булдылар. Сезнең килүегез бар нәрсәдән дә зур”, – диде сөенеченнән кая басканын белмичә Галия апа.
Аздан да кешенең күңеле була шул. “Галия апа кияүдә булган, тик озак яшәмәгәннәр. Башка кияүгә дә чыкмаган. Әнә шулай берүзе яшәде. Ире вафат булгач Югары Мәтәскәдә яшәгән 83 яшьлек сеңлесе Сәвия аның янына күчеп килде. Бер-берсенә иптәш. Без, сеңлесенең кызлары, оныклары, гел алар янында. Бу өйнең ишеге ябылып та тормый”, – диде Гүзәлия. – Күршеләре Галия апа дип өзелеп торалар, әле берсе, әле икенчесе хәлен белергә керә. Менә юбилеена бер күрше ике гөбәдия, икенчесе ике торт алып кергән, токмач кисеп төшергәннәр. Галия апа бик әйбәт булды, шуңа аның үзен дә бик яраталар”.
– Күпне күрдем шул мин, шуңа тормышны да аңлыйм, кешеләрне дә яратам, – диде юбиляр үзе. – 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң урманга җибәрделәр. Агач кистек, вагон төядек. Шәмәрдәннән авылга җәяү кайткан әле дә истә.
Аннан 21 ел колхозда эшли ул. Ә лаеклы ялга 27 ел Арча мех комбинатында эшләп чыга. Ул вакыттагы комбинат җитәкчесе үзенә Арчадан җир участогы да бирмәкче була, әмма Галия апа әнисен калдырырга теләми. Аз–азлап акча җыеп барып, авылда йорт салып чыга. Эш урынында мактаулы хезмәткәр була. Аның турында “Азат хатын” журналында да язып чыгалар, лаеклы ялга да бик зурлап озаталар.
– Минем юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды, – ди Галия апа. – Тормышымнан бик канәгатьмен. Бернинди зарым юк. Пенсия бирәләр. Йортым бар. Янымда иң якын кешеләрем. Тазалыгым яраган сыман. Авырыйм дип зарланырга ярамый, зарлансаң өсте-өстенә килә, ди. Әле йөреп торганда, Аллага шөкер.
Гөлсинә Зәкиева