Байтуганның тавыннан да биек Кеше
“Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев алдан ук: “24 октябрьне тулысы белән Сәләй ага Вагыйзовка һәм Рәмзия апа Вәлитовага багышлыйбыз, килми калмагыз”, – дип әйтеп куйды.
24 октябрь – күренекле әлифбачы, гыйлем иясе Сәләй ага Гататдин улының тууына 110 ел тулган көн. Арча педагогика көллиятендә көндезге сәгать 11дә фойе шау итеп тора иде. Сәләй аганың туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районыннан, туган авылы Татар Байтуганы авылыннан да килгән иделәр. Сәләй аганың улы Камил абый да шунда. Сәләй ага белән бергә эшләгән ветеран педагог Илдус Сәгъдиев, укучылары Ольга Минхәирова, Суфия Фәйзрахманова, “Әлифба” музееның элекке җитәкчесе Сания Камалетдинова, “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Сәләй аганың тормыш юлын өйрәнгән һәм китап бастырып чыгарган Фәния Әхмәтҗанова – бар да шунда, күрешәләр, кочаклашалар, хәл-әхвәл сорашалар. Барыбыз да “Әлифба” музеена рәхим иттек. Кунакларны кызыл галстуклардан, ак алъяпкычлардан укучылар каршы алды. Аларның кайнар сәламләвен тыңлагач: “Бу бит безнең яшь чаклар...” – дип, кайберәүләрнең күзләреннән яшьләр килде...
Иң беренче сүзне Татар Байтуганы авылыннан Сәләй аганың туган нигезендә урнашкан музей җитәкчесе Нурания Абзаловага бирделәр. “Унынчы тапкыр киләм мин Арчага, – дип бик дулкынланып сөйләде Нурания ханым. – Беренче очрашуда Сәләй ага, минем йортым ни хәлдә, дип сорады. Күпме хат алыштык без аның белән?! Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ниһаять, Сәләй аганың туган нигезендә 2016 елда музей ачылды”. Искә алу кичәсендә район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Рамил Гарифжанов катнашты. Ул үз чыгышында: “Сезнең кебек тырыш, милләте өчен кайгыртып яшәүче ватанпәрвәрләр булганда милләтебез яши,” – дип Нурания ханымга рәхмәт әйтте.
Сәләй аганың улы Камил абый: “Мин әле генә хәтта еладым...” – дип сүз башлады. Чөнки кичәне алып баручылар Сәләй ага белән Рәмзия апаның ачы язмышын уйнап күрсәттеләр. “Мине әни ике тапкыр әти янына Печорага алып барды, – дип сүзне дәвам итте Камил абый. – Хәзер уйлыйм: әни нинди батыр йөрәкле хатын булган икән!” Искә төшерик: Сәләй Вагыйзов Бөек Ватан сугышында немецларга әсирлеккә төшә. Ә инде сугыш тәмамланып, әсирлектән котылгач, аны Печорага сөргенгә җибәрәләр. Рәмзия апа, ике сабыен ияртеп, ике тапкыр Печорага ире янына бара. Моның өчен аны Арча педагогия училищесыннан эштән чыгаралар. Менә шул вакытта Сәләй ага балаларны саклап калу һәм хатынын эшле итү нияте белән, Рәмзиясенә беразга аерылып торырга киңәш бирә. Бу гаиләне гомерлеккә саклап калу өчен эшләнә. Сөргеннән кайткач та, Сәләй ага шактый вакытлар эшсез йөрергә мәҗбүр була. Әмма дөреслек барыбер дә җиңеп чыга! “Бик тырыш кешеләр иде, – дип сөйләвен дәвам итте Камил абый. – Дус яшәделәр. Кунакчыл иделәр, күршеләр белән тату яшәделәр. Бөтен байлыклары китаплар иде. Безгә үрнәк булдылар. Бакчаны яраттылар. Алар утырткан агачларны кисмим. Рус телендә укыдым. Хезмәтем дә техник фәннәр белән бәйле. Татарча укымавыма үкенәм. Хәзер татар китапларын укыйм. Элегрәк татарча укысам, икенчерәк булган булыр идем. Татар телендәге китаплар нур бирә...”
Сәләй аганың укучысы Ольга Минхәирова: “Сәләй ага хисле итеп сөйли иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты. – Һәр нәрсәгә тәнкыйть күзлегеннән карарга өйрәтте. Алар безгә үрнәк булдылар. Чиста итеп татарча сөйли, яза белсәгез, тыныш билгеләрен дөрес итеп куйсагыз, сез грамоталы кеше буласыз, дип әйтер иде”. Менә Ольга Ивановнаның матур итеп сөйләве каян килә икән?! Укучысы Суфия Фәйзрахманова: “Дәрескә киез итектән йөрер иде. Күрәсең, Печора салкыннары үзәгенә үткән булгандыр”, – дип сөйләде.
Илдус абый Сәгъдиев: “Рәмзия апа методика буенча дәрес алып барганда бүлмәгә Сәләй ага килеп керер иде, син Рәмзия дәресне шулай итеп аңлат, дип киңәшләрен бирер иде. Ике арада аңлашу китәр иде. Моңа берәү дә аптырамый. Әнә шулай, хакыйкать үзара аңлашудан килеп чыга бит инде ул!”
Ташкичү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәүҗидә Камалиева Сәләй ага эшләгән татар Әлифбасының кирәклеге һәм аз гына үзгәртүләр белән 2016 елда яңадан басылуы турында сөйләде. “Сәләй ага Әлифбасы саклансын иде!” – дип тәмамлады ул сүзен.
Укытучылар Лилия белән Миләүшә ханым әтиләре Әмир Шәяхмәтовның педагогия училищесында укыган вакыттан сакланган саргаеп беткән ике дәфтәрен истәлек итеп музейга бүләк иттеләр.
Искә алу кичәсе барышында Сәләй аганың яраткан җырлары яңгырады. Соңыннан Коръән ашы булды.
...Балачактан ятим үскән Сәләй. Әтисе мәрхүм булгач, әбисе аны әнисенә бирми. Тузанлы юл, ниндидер апа, елый-елый малайны кочаклый, үбә, конфет бирә. Әнисе булган икән...
Туган ягы тауларга бай. Шул биек таулардан да биегрәк шәхес Сәләй ага...
Румия Надршина