Тотынсак бөтен ил белән
Бу көннәрдә умартачылар бер-берсе белән очрашса: “Ничек, варроатозга каршы эшкәрттеңме?” – дип сорыйлар. Безнең ата-бабаларыбыз мондый афәтне белмәгән дә бит.
Соңгы елларда умартачылар корт гаиләләренең хәвефле көчсезләнүе һәм хәтта ояларын ташлап чыгып китүе белән очраша. Ояда азык та җитәрлек, уыллары да бар, югыйсә. Инде мондый хәл бөтен дөньяда күзәтелә икән. Һәм моның төп сәбәбе Варроа талпанының күпләп үрчүе дип саныйлар. Кортларны дәвалыйбыз дип кулланган химик препаратлар аларның иммун системасын тагын да какшата, кортларның эчәк микрофлорасын, алмашу процессларын боза, гөмбә авырулары көчәюгә китерә.
Күзәтүләрдән күренгәнчә, күп очракларда хәл һәлакәтле. Талпан химик препаратларга бирешми башлады, умартачылар нәтиҗәсен уйлап тормыйча, күп тапкырлар эшкәртеп, бал кортларын тәмам талчыктыра. Мондый хәлдә белгечләр һәм умартачылар варроатоз белән көрәшүнең нәтиҗәле, экология ягыннан чиста һәм бал кортлары өчен куркынычсыз юлларын эзли. Шулар арасында кортларны җылылык ысулы белән эшкәртү иң уңышлысы дип саныйлар. Без бу алым турында газетабызның 30 март санында язган идек инде. Районның умартачылар җәмгыяте рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев андый җайланманы ясарга җыенуын да әйткән иде.
Шушы көннәрдә ул безне умарталыгына чакырды. “Ясадым мин аны, шактый умартаны эшкәрттем инде, нәтиҗәсе бик әйбәт”, – диде.
Ядкәр Зөфәр улының умарталыгы бик матур, тыныч урында. Үзенә күрә тәҗрибә участогы да ул. Төрле алымнарны башка умартачыларга тәкъдим иткәнче биредә сынап карый. Бал кортларының да өч төрле токымы бар биредә. “Урта рус токымлыларын бераз соңрак, көннәр салкыная төшкәч эшкәртәм, алар бик усаллар”, – ди ул. Усал корт балны да күп җыя шул.
Көн салкынча булса да, битлек, халат киябез. Ядкәр кортларга “мунча кертү” технологиясен аңлата. “Мунча кертү” дигәнебез сүз уйнату гына, бернинди су, миллек, пар дигән нәрсә юк инде монда.
– Эшне бал кортларын менә шушы кассетага тутырудан башлыйбыз, – диде Ядкәр Мөхәммәдиев умарта капкачын ачып. – Кортлар инде йомгакка җыела башлаган, рамны алып кортларны кассетага селкеп төшерәбез. Алар кереп беткәч капкачын ябабыз. Корт гаиләсенең авырлыгын үлчибез. Бу җитәрлек бал запасы калганлыгын белү өчен кирәк. Шуннан соң кассетаны җылылык камерасына урнаштырабыз.
Җылылык камерасы дигәнебез фанерадан ясалган тартма инде ул. Аның эчендә лампочкалар куелган, җылылыкны шулар бирә. Җылылык режимын саклау бик мөһим, артык эсселәнеп китсә, кортлар да харап булырга мөмкин. Аларның хәлен пыяла аша күзәтеп тору кирәк.
– Җылылык 27 градуска җиткәч талпаннар кортларның тәненнән чыга башлый, – ди Ядкәр Мөхәммәдиев. – 48 градуста аска коела. Бу процесс 15 минут дәвам итә. Бер ояны әзерләү, эшкәртү өчен бер сәгать чамасы вакыт китә.
– Ана кортлар һәлак булмыймы соң?
– Мин барлык аналарны тамгаладым, эшкәртелгән ояларда бар да исәннәр.
Инде нәтиҗәсе ничек, дисезме? Ис китәрлек! Язын да, көзен дә химик ысул белән эшкәртелгәннән соң да шуның кадәр талпан коелуын күреп баш чайкарга туры килә.
– Мунча кергәч үзебезне ничек рәхәт хис итәбез, кортлар да шулай инде, – ди Ядкәр Мөхәммәдиев. – Аннан бу ысулны куллану балның сыйфаты яхшыруга китерәчәк, экологик чиста бал ашый башлаячакбыз.
Ильяс Фәттахов