27 нче октябрь көнне көрәшчеләребез 2018-19 нчы уку елы сезонын ачты. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә корәш буенча 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, ДОСААФ призына, Арча районы беренчелеге үткәрелде. Ярышны тантаналы ачуда Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Мухамадияров Рамил Данил улы, Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улы, Арча районы көрәш федерациясе җитәкчесе Алеев Ринат Заһит улы, ярышыбызның иганәчесе, Арча ДОСААФы җитәкчесе Алеев Рөстәм Ринат улы катнашты. Елдан-ел ярышларда катнашучылар саны арта. Һәр катнашучы җиңүгә өметләнеп килә һәм көрәшне ахыргы секундка кадәр алып бара. Бу юлы да Арча районының 20 мәктәбеннән, Әтнә, Балтач, Теләче районнарыннан 135 корәшче катнашты. Корәш 11 үлчәү авырлыгында барды. Һәр призер Арча районы ДОССАФы җитәкчесе Рөстәм Ринатович тарафыннан әзерләнгән призлар белән һәм “Арча” спортмәктәбеннән грамота, медаль белән бүләкләнде.