90 чакрымны 12 сәгатьтә йөгереп килде

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

0 чакрымны 12 сәгатьтә йөгереп килде

28 октябрьдә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей-мемориалы үзенчәлекле кунакны кабул итте. Казаннан бирегә кадәр йөгереп Россиянең 100 чакрымга кадәр йөгерү буенча чемпионаты ультрамарафончысы, “Йөгерү машинасы” йөгерү мәктәбенә нигез салучыларның берсе — (Хама) Шиков Андрей Николаевич килде.

Спортчы мәркәзебездән иртәнге сәгать 8дә чыгып киткән. Үзенең планы буенча кичке 6ларга килеп җитәргә ниятләсә дә, һава торышының тотрыксыз булуы бераз вакытын үзгәртте, Тукай җиренә ул кичке сәгать 9 тулганда килеп җитте. Әлеге авыр юлны сайлавының сәбәбен: “Тукай җирендә буласым килде”, — дип аңлатты. Әлбәттә, бирегә машинада да килә алган булыр иде, ләкин “Яшьләрне спортка, туризмга һәм мәдәнияткә тартыр өчен акциядә катнашырга, үрнәк күрсәтергә уйладым”, — ди. Ерак чакрымлы дистанция өчен физик кына түгел, психологик әзерлек тә мөһим дип санаучы спортчы беренче тапкыр 100 чакрымны ике ел элек Россия чемпионатында йөгергән булган. 

“Йөгерү — бертөрле хәрәкәтләр кабатлана торган спорт төре. Йөгергәндә аңны бушатырга өйрәнергә кирәк — хәзерге моментта син йөгерәсең икән, бүтән уйларга урын юк, бары шул гына”, — дип сөйли спортчы.

“Тукай юлы” дип аталучы, катнашучы 1 көн эчендә йөгереп шагыйрьнең кече Ватанына барып җитәргә тиешле акциянең максаты — Татарстан һәм Россия халкының игътибарын тарихи мирасларга юнәлдерү, озын араларга йөгерү буенча спорт сөючеләрнең тырышлыгын популярлаштыру. 

47 яшьлек Андрей Николаевич йөгерү белән өч ел гына шөгыльләнә икән. “Кәефем бик әйбәт. Монда кадәр килеп җитә алуым өчен тренерым — Европа чемпионы Пермитин Константин Викторовичка рәхмәт. Ул өйрәткән дөрес сулау, дөрес атлау алымнары гына ярдәм итеп изге Тукай җиренә кадәр китереп җиткерде.  Юл җиңел булмады, көне буе кар явып торды. Арчага кадәр бигрәк тә авыр булды. Килеп җитәргә биш чак- рым кала үземдә үзгә бер җиңеллек тойдым”, — дип, спортчы бүгенге җиңүеннән канәгать булуын яшерми. Музей белән танышып чыкканнан соң ул бирегә гаиләсен, балаларын да алып киләчәген әйтеп сау- буллашты.

“Андрей Николаевич музейга транспортсыз килүчеләрнең өченчесе, — ди музей директоры Дамир Абдуллин. — Моңарчы ике кеше Казаннан җәяү, атлап кына килгән иде, ә йөгереп килүчесе беренче тапкыр”. Киләчәктә музейда мондый кунакларның тагын да артуы ихтимал.

Ел саен уздырылучы “Тукай юлы” проекты — велосипедчылар һәм җәяүлеләр маршруты, Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һәм башка районнар аша уза. Ул туристларның игътибарын шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына юнәлтү, актив тормыш рәвешен популярлаштыруга корылган.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International