Исән–сау йөреп кайтыгыз!

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Исән–сау йөреп кайтыгыз!

Бигрәк тиз үтә бу гомер дигәнең. Әле кайчан гына егетләрне армия сафларына озаткан идек. Шул арада язы артта калган, җәе яшен тизлеге белән үтеп киткән, күңелләргә азрак моңсулык өстәп көзе килеп җиткән. Җиткән дигән сүз бик үк дөрес тә булмас, акрынлап кышка да якынлашып барабыз түгелме соң? Бу чорның тагын бер үзенчәлеге бар, көзге чакырылышта егетләребезне армиягә озатыр вакытлар җитте. Бер елга гына дисәк тә, хезмәт иткәннәр өчен дә, көткәннәр өчен дә бик озак тоела ул.

– Улым Алмаз язын үз теләге белән армиягә китте. Россия гадел хөкем академиясендә укыды. Көллиятен бетерде. Диплом алды. Кайткач шунда ук югары белем алырга хыяллана, – диде Арчадан Халисә Гарәфетдинова. – Кемерово өлкәсендә Юрга шәһәрендә хезмәт итә. Хәбәрләшеп торабыз. Ошый, тәртип монда, ди. Июньдә кайтачак. Алла боерса, яңа елдан соң хезмәт итү вакыты кимү ягына бара башлый инде.

Халисә ханым белән Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта очраштык. Егетләрне армиягә озату тантанасына чакырылган иде ул. Шул көнне аңа улы хезмәт иткән часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзен булачак солдатлар каршына алга чакырып хатның эчтәлеген укыганда Халисә ханымның йөзенә карадым. Анда шатлану да, горурлану да, бераз гына мактану чаткылары да бар иде кебек. Бу мизгелләрдә ананың нинди хисләр кичерүен аңлавы кыен түгел.

– Шундый егетләр тәрбияләп үстергән әти–әниләргә район башлыгы Илшат Нуриев, шәхсән үз исемемнән рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде озату тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Сез дә үзегезне чын ир–егетләрчә тотып, матур итеп хезмәт итегез. Туган ягыгызда туганнарыгыз, якыннарыгыз көтеп торуын онытмагыз. Исән–имин булыгыз.

– Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында 150дән артык егетебез хезмәт итә. Шуларның яртысы көзен кайтачак та инде. Араларында контракт белән калучылар да бар. Бүгенгә аларның берсе турында да начар хәбәр килгәне булмады. Сез дә намусыгыз кушканча хезмәт итәрсез дип ышанам. Онытмагыз, сезгә карап безнең районга бәя бирелә, – диде Алмаз Борһанов. – Шуны да белеп торыгыз, мин ел дәвамында сезнең турында сорашып, кызыксынып торачакмын, һәрберегез турында характеристика соратып алачакмын. Безне оныттылар, дип уйламагыз, ел дәвамында без дә сезнең өчен борчылып, кайгыртып торабыз.

Көзге чакырылыш узган атнада башланып китте. Иң беренче булып 15 егетне озатсалар, бу көнне биш егет китте. Көзге чакырылышта Арча һәм Әтнә районнарыннан барлыгы 83 егет армия сафларына алыначак. “Бер үзгәреш бар, хәзер кәрәзле телефоннар ятим гаиләләрдә үскән егетләргә генә бирелә. Ә башкалар симкалар алачак. Ай саен 30 минут сөйләшерлек акча салынып барылачак. Үзегез белән интернетсыз гади телефоннар гына алыгыз”, – дип аңлатты хәрби комиссар.

Традиция буенча егетләргә бүләкләр тапшырылды, соңыннан Раил хәзрәт Гыйлаҗев изге юллар, исән–имин хезмәт итеп кайтуларын теләп дога укыды. Егетләрне армия сафларына дога укып озату да 2008 елдан бирле дәвам иткән матур гадәткә әверелде. Хәерле сәгатьтә, егетләр. Исән–сау йөреп кайтыгыз!

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International