95 яшьлек юбилеена чакырып калды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

95 яшьлек юбилеена чакырып калды

Узган атнада Симетбашта яшәүче Таһир Мифтаховка 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм күчтәнәч тапшырды.

 Өйләренә керүгә күрше бүлмәдән юбиляр үзе йөгереп чыкты. Үзен шулай хөрмәт итеп килгән район җитәкчеләрен күргәч, йөзендә елмаю балкыды. Аннан бер-бер артлы балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары кайтып җитте. Таһир абый сөенеченнән кая басарга да белмәде. Бүләкләргә сабый бала кебек куанды. Йөзеннән шатлыклы елмаю бер минутка да китмәде.

– Әйдәгез, кара–каршы утырып бер сөйләшеп алыйк әле, – диде ветеранның иңнәреннән кочып Любовь Осина. – Хәлләрең ничек?

– О-о-о, бик әйбәт. Үземә шундый мөнәсәбәтне күреп яшиселәр килеп китте.

– Алайса, 95 яшьлек юбилейда да очрашабыз әле?

– Очрашабыз, Алла боерса. Сезне бүгеннән үк 95 яшьлек юбилеема чакырып калам.

– Әби белән ничек яшәдегез соң?

– О-о-о, бик әйбәт. Үзебезнең авылныкы иде ул. Искиткеч хатын, әни булды. Аның белән яшәгән вакытымны сагынып искә алам.

Әнә шулай аралаша торгач үткәннәр дә искә төште. Хәзер сөйләгәндә Таһир абыйның йөзеннән елмаю китми. Ә заманында нинди генә авырлык- лар кичермәгән ул.

– 12 яшемдә чәчү чәчә башладым. Өч бригада иде. Берсе атын калдырып сугышка китте. Шунда бригадир бу эшне миңа кушты, – дип искә алды ул балачагын.

– Кичләрен өй алдына чыгарга да курыккан бала әнә шулай чәчүгә китте, – дип өстәде улы Марат белән Кышкар авылыннан килгән 88 яшьлек сеңлесе Тәэминә апа. – Укый алмадык инде без, эшләдек тә эшләдек.

– 60 яшьтә өй салып чык-тым әле мин, – дип куйды Таһир абый. – Бөтен балаларымны йортлы иттем, авылда минем кулым тимәгән йорт бар микән?

Аны читтән генә елмаеп тыңлап торган балалары да сүзгә кушылды. Гомер буе авылда төзелештә эшләгән Таһир Мифтахов. Үзе төзелеш бригадасын җитәкләгән. Бик яхшы балта остасы булган. Башка чыкканда балаларына кулыннан килгәнчә ярдәм иткән.

– Без әти-әнине борчып яшәмәдек. Мин дә бик яшьли авыр эшләр башкардым. Урманын да кистем. Абый да тиктормас, тынгысыз җан иде. Күп балалы гаиләдә туып–үстек. Кызамыктан күбебез үлде. Таһир абый да бик каты авыртты. Аны мендәргә салып күтәреп кенә йөрттеләр. Әни, мәрхүмә, бу бала да үлә күрмәсен, дип бер күзен бармаклары белән ачкан. Шуннан бирле бер күзе күрми аның. Гомер буе бер күзле килеш яшәде, эшләде, – диде Тәэминә апа.

– 80 яшькә кадәр тегермәндә эшләде әле ул, – дип куйды Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов.– Тагын да эшләр иде, тегермән бетте. Әнә шундый кеше ул.

– Аның янында сөйләшеп торсаң, энергия аласың, – дип өстәде әнисе ягыннан туганы Рафаэль.

Хатыны Дания белән Таһир абый дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Дания апа вафат инде. Хатынын да югалткан, бер улы үлемен дә кичергән, әмма сыгылып төшмәгән Таһир абый. Хәзер ялгызы авылда яши. Әмма кем аны ялгыз дип әйтә ала? Кызлары Нәкыя, Надия, улы Равил өйгә сукмакны суытмыйлар, әти, дип янында бөтерелеп торалар.  Әтиләре хөрмәтенә Коръән ашы үткәрергә булганнар.

– Бүген авыл клубында да әтигә багышланган кичә була әле. Концерт карарга барачакбыз, – диде Надия.

Саубуллашырга дип Таһир абый урамга кадәр чыкты.

– Мин сезне 95 яшьлек юбилеема чакырам, килерсез, яме, – диде ул. 

Аның бу сүзләреннән елмаймыйча мөмкин түгел иде. Туганы әйткәнчә, энергия алып киттек без Таһир абый Мифтахов яныннан.

Гөлсинә Зәкиева   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International