Сезгә тиеш бик күп язлар

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Сезгә тиеш бик күп язлар

Ул көнне (25 октябрь) иртәдән яңгыр явып торды. Юлда барганда: “Бүген нинди матур көн, яңгыры да җылы, чын көз инде менә, Рәисә апа нинди матур вакытта, алтын көз көнендә туган..,” – дип сөйләштек.  Яңа Кенәрдә гомер итүче Рәисә Гарипова янына барышыбыз. Ветеранга 90 яшь.

Кунаклар килгәч, Рәисә апа караватыннан торып утырды. Янында абыйсының хатыны Сәлимә апа (ул да 80дә инде) бөтерелеп йөри. Социаль хезмәткәр Рәмзия Габдрахманова да шунда. Рәмзия әбигә ак яулыгын матур итеп бәйләп куйды. “Әби сөбханалла әле”, – ди Рәмзия.

Рәисә абыйсы Харис белән ике генә бала булып үсә. Харис абый мәрхүм инде. Алар гомер буе аерылмыйлар. Рәисә апа ялгыз калса да, ялгыз булмый. Ул  абыйсының гаиләсе белән яши. Сәлимә апа: “Бик туган җанлы булды алар, – дип сөйли. – Харис миннән 13 яшькә олы иде. Сугышта катнашкан. Рәисә апа әүлия кеше ул. Бервакытта да капка төбенә чыгып утырмады, гайбәт сөйләшмәде. Кирәккәндә өзә торган кеше. Бүген бер-беребезгә иптәш булып яшибез. Авыраеп китсә, үлә күрмә, дип өзгәләнәм...”

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Рамил Илгизович ветеранга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та чәчәкләр, бүләкләр белән килгән иделәр. Алар да юбилярны котладылар.

Агач өй. Чиста, матур, һавасы әйбәт. Сәлимә апаның улы Рәшит тә Казаннан кызы, оныгы белән кайткан. “И-и, безнең Рәшитне яратты инде ул Рәисә апа”, – ди Сәлимә апа.

Тыл һәм хезмәт ветераны Рәисә апа Яңа Кенәрдә мех цехында эшләп,   пенсиягә чыга.

Без бу йорттан “якты кешеләр” дигән фикер белән күңелләребез яктырып чыкты. Рәисә апа, Сәлимә апа, сезгә тиеш әле бик күп язлар! Исәнлекләр телибез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International