Тел дигән дәрья бар...
Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте , Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбе 30 октябрь көнне иртәдән үк , шау- гөр килеп , күпсанлы кунакларны каршы алды. Бирегә милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар гимназияләре һәм база мәктәпләре директорлары республикакүләм семинар- киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы катнашты.
Кунакларны курайчылар ансамбле үзләренең сихри моңнары белән каршы алды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мөхәммәдияров Р. Д. һәм мәгариф идарәсе методисты Мостафина Э. Г. семинарда катнашучыларны сәламләп, мәктәп белән таныштырдылар. 6 нчы номерлы урта мәктәптәге шартлардан республиканың иң яхшы мәктәпләре дә көнләшерлек. Килгән кунаклар хоккей сыйныфларын , язучы Н. Фәттахка багышланган ачык күргәзмәне, татар мәгърифәтчеләре, якташ язучылар почмакларын бик кызыксынып карадылар. Мәктәп диварларындагы атаклы мәгърифәтчеләребезнең сүзләре дә кунаклар игътибарыннан читтә калмады. Алмаева Л. Т. җитәкчелегендәге “ Дәү әнидә кунакта” аулак өй күренеше милли рух белән кунакларны үз эченә алып кереп китте. Һәр кабинеттагы укучылар өчен тудырылган зур мөмкинлекләр , заманча технологияләр белән эшләүче “ акыллы такталар” , лингафон уку бүлмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.
6 нчы мәктәп укытучысы Газизова Э. И. 8 нче сыйныфта, алдынгы технологияләр кулланып, ” Җөмләдә сүзләр бәйләнешен кабатлау” темасына ачык дәрес уздырды.
Ашытбаш урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Әүхәдиева М Р. проблемалы укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул балаларны язучы иҗаты белән кызыксындыру өчен, дәрестә проблемалы сорау, проблемалы ситуация тудырып, укучыны эзләнергә, иҗади фикерләргә өйрәтү мөмкинлеген “ Тезмә әсәр эчтәлеген ачу” осталык дәресе аша күрсәтте. Иске Чуриле мәктәбе укытучысы Вәлиева Л. Ф. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе- мәрҗан бар” темасына үткәрелгән осталык дәресендә барысын да балачак дөньясына алып кайтты. Сабый чакның иң күңелле мизгелләрен хәтергә төшереп, кунакларның да күзләре яшьләнде.
Бүгенге көндә укучыларда этномәдәни компетенция тәрбияләү- укытучылар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Һәр халык башкаларның традициясен , гореф- гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә, өйрәнергә тиешлеген Касыйсова З. Г. ( Утар- Аты мәктәбе укытучысы) үзенең осталык дәресендә ачып бирде.
Семинарнарның икенче өлеше Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә дәвам итте.Милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар да, шәһәр мәктәбе шартларында татар мөһитен саклау, авыл шартларында сыйфатлы белем бирү темалары да уртага салып сөйләшенде киңәшмәдә.Семинар кунаклары Тукай җирлегеннән үзләре өчен күп тәҗрибә туплап, зур канәгатьләнү хисе белән таралышты .
“Әгәр дә милләтне көчле итеп,бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче бу-лып аның көчен таны,шул милләтнең баласы булуың белән горурлан “ дип язган иде яраткан язучыбыз Туфан ага Миңнуллин. Әйе, балаларыбызның да, телебезнең дә киләчәге безнең кулларда. Киләчәгебез өметле булсын өчен, без бар көчебезне куярга тиешбез.