Биш тапкыр концлагерьдан качкан
Беркөн күземә Сөрдедә туып-үскән, Арчада яшәүче язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” исемле повесте чалынды. Андагы геройның язмышы тетрәндерде. Зиннурның үзеннән сорап, анда уйланылган кешенең түгел, ә үзенең әтисе ягыннан бабасы язмышы да сурәтләнгәнен белдем һәм бу хакта сөйләп китүен сорадым. Повесть повесть инде ул, тулыландырып җибәрү өчен өстәмәләр дә кертәсең. Чынбарлыкта ничек булган? Менә Зиннур Тимергалиев әбисеннән ишеткәннәрдән чыгып ниләр сөйләде.
– Сугыш башлану куркынычы барлыгы турындагы хәбәр Сталинга барып ирешкәч, өйрәнергә кешеләр җыя башлыйлар. Котдус бабайны да Сөрдедән Украинага алып китәләр. Шунда фашистлар безнең илгә һөҗүм итә. Бабай сугышның беренче көннәреннән үк әсирлеккә төшә. Сугыш беткәнче, 1945 елга кадәр бер концлагерьдан икенчесенә күчерелеп иза чигә. Биш тапкыр кача. Дүртесендә тотып алып тимер чыбыклар белән бик каты кыйныйлар. Аның аркасында исән җире булмый. Ул бик таза гәүдәле, нык кеше була, шуның белән генә исән кала.
Аннан бабайны бер немец фермерына эшкә җибәрәләр. 25 сыер сава ул. Ул вакытта ук инде немецларда сыер саву аппараты була. Сөт эчеп, юньлерәк ризыклар да эләккәндер инде, бераз тернәкләнеп китә.
Совет гаскәрләре Германия җиренә кереп, атыш тавышлары ишетелә башлагач, әсирләрне яңадан концлагерьга җыя башлыйлар. Машиналарга төяп алып китәләр. Шунда бабай янында утырган бер кешенең кесәсендә пыяла кисәге була. Ул шуның белән брезентны кисә дә, артта барган мотоциклларның ерактарак калуын күреп, әсирләр машинадан сикерә башлый. Тик бишесе генә исән кала, калганнарын атып үтерәләр. Аларны гына түгел, бөтен әсирләрне юкка чыгаралар.
Өч көн буе ашамыйча, эчмичә салам эскерте эчендә ята качкан әсирләр. Немец позицияләрен Совет гаскәрләре бомбага тота башлагач, хатын-кызлары безнең якка агыла. Әсирләр качып яткан җирләреннән чыгып аларга кушыла. Эшнең нидә икәнен аңлап алган немец хатын-кызлары әсирләргә хатын-кыз киемнәре кидереп, үзләре арасына кертәләр. Бабайга бер хатын, үзе эчке күлмәктән генә калып, өстендәге күлмәген салып бирә. Германиядәге бай тормышка кызыгып, шунда калучылар да булган. Әмма бабай хатыны, ике баласы янына кайтырга ашыккан.
Тик... бер газаптан котылып икенчесенә тотылган әсирләр. Бу якта аларны “илне саткансыз, сатлык җаннар” дип ябып куеп сорау алганнар, бик каты кыйнаганнар.
... 1946 елның ноябрендә караңгы төндә өенә кайтып төшә Котдус абый. Хатыны бер хаты килеп, башка хәбәр булмагач, хәбәрсез югалган дип уйлый, исән кайтуына өметен өзми көтә. Туган ягына исән-сау кайтканга карап Котдус Тимергалиевны тагын кочак җәеп каршы алмыйлар. Даими рәвештә Кенәргә чакыртып табуреткалар белән кыйный торган булалар. Шулай да тора-бара тынычланалар.
– Сугышка кадәр беренче машинаны авылга бабай алып кайта. Сугыштан соң да руль артына утыра, бригадир итеп билгеләнә. Тик сәламәтлеге беткән була инде. Әтисен күмгән көнне 7 яшьлек дүртенче төпчек баласы (сугыштан соң бабайның тагын ике баласы туа, төпчеге минем әти) 1 сентябрь көнне беренче тапкыр мәктәпкә укырга керәсе була, бара алмый кала. 1956 елда бабайны аклыйлар. Аның исеме Хәтер китабына да кертелгән. Әнә шулай дөньяда бер рәхәт күрмичә үлә ул.
Кызганыч, мондый язмыш-
лар бик күп. Кайберләре күргәннәрен балаларына сөйләп калдырган һәм ул буыннан-буынга хатирә булып саклана. Ә икенчеләре үзләре белән алып киткән. Күпме газаплар чигеп тә сынмаган, гаепсез килеш гаепле, сатлык җан исеме күтәреп йөргән әби-бабаларыбызны без һич онытырга тиеш түгел.
Гөлсинә Зәкиева