Урынбасарлар хисап тотты

2018 елның 2 ноябре, җомга

Урынбасарлар хисап тотты

31 октябрьдә Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9нчы номерлы Яңа Кенәр сайлау округы депутаты Любовь Осина алып барды.

Утырышта Арча район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрүгә әзерлек турында чыгыш ясады.

Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгышы салымнар җыюның торышына багышланды. Җир салымнары түләү буенча Апаз, Сеҗе, Утар Аты авыл җирлекләре әйбәт эшлиләр. Кәче, Наласа, Иске Чүриле, Урта Аты авыл җирлекләрендә дә эшләр ярыйсы. Апаз, Кәче, Сеҗе авыл җирлекләрендә милек салымы түләүдә алда баралар.

– Салымнарны түләү буенча ноябрь аенда ныклап эшләп алырга кирәк, – диде Любовь Осина.

 Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Иске Кыр-лай, Үрнәк авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча эшчәнлекләре турындагы чыгышлары үзенә күрә бер яңалык булды. Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Нәҗметдинов, Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик  Шәяхмәтов, Иске Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәргать Низамиев, Үрнәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Тимашев бу өлкәдә зур тәҗрибә туплап, үз вазифаларына җаваплылык белән карап, халык белән уртак тел табып эшлиләр. Аларның эшләре дә күп, чыгышлары да рәхәтләнеп тыңларлык.

– Тәҗрибә уртаклашу да булды бу, – диде Любовь Осина. Авыл җирлекләрендә шундый әзерлекле, халык алдында абруе булган кешеләр эшләгәндә алда торган бурычларның уңышлы хәл ителәсенә шик юк.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International