“Армия — сандык ул”
Шушы көннәрдә матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: “Ел саен без армиягә чакырылышка әзерлек буенча зур эш башкарабыз. Хәрби исәп, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылыш кампаниясен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча Россия субъектлары арасында берничә тапкыр лидер булдык. Бер елда Татарстаннан Кораллы Көчләргә 7 мең егет китә, аларның 1 меңнән артыгы хәрби белгечлекләр буенча әзерлек узган. Ел саен шуларның 300гә якыны контракт буенча хезмәт итәргә кала”, – дип сөйләде.
Татарстаннан ел саен 800–1400 ир-егет контракт буенча хәрби хезмәткә китә икән. Әлеге төр хезмәтнең уңай яклары күп: аларга социаль пакет гарантияләнгән, алты ел хезмәттән соң фатир алу өчен сертификат бирелә. Тик контракт дигәч, әти-әниләр куркып кала. Теләге булган балаларын да җибәрмәскә тырышалар икән.
Югары Мәтәскәдә яшәүче Бикмөхәммәтовлар гаиләсен дә читләп узмаган бу. Уллары Ислам армиягә китү яше җиткәч, үзе теләп контракт буенча хезмәткә барачагы турында хәбәр җиткерә, ә әнисе Әминә апа шундук каршы төшә. Гаилә башлыгы Камил абый исә бу хәбәрне тыныч кына кабул итеп анализлый да, Әминә апа белән уртага салып сөйләшәләр. Куркып кына ризалашса да, бүгенге көндә улының хезмәте өчен куанып яши ана.
“Армия — сандык ул. Балаларны бер кысага кертеп, тәртиптә тота, бушлай ашата, киендерә, вакытлыча яшәү өчен торагын бирә, контракт буенча хезмәт итүчеләргә акча да түли. Үз яныңда яшәгәндә дә ир балалар өчен аеруча борчыласың, – ди төпчеге Исламнан кала тагын ике кыз баланың әнисе Әминә апа, – кич чыгып киткәч өйгә кайтып күренгәнче йөрәк тыныч түгел инде”.
Акча дигәннән, Исламның айлык хезмәт хакы 27 мең сум икән. Бу кулга тия торган сумма. Армиягә киткәнче әтисе белән шабашкада йөреп караган егет. Эше авыр. Түләве ул теләгәнчә түгел. Әтисе шуңа да улының контракт буенча хезмәтенә каршы төшми. “Ай саен чыгымы күп түгел, киләчәгенә бераз булса да акчасы җыела тора. Ел ахырында премия дә бирәләр үзләренә”, – дип сүзгә кушыла Камил абый.
Ислам Самарада хезмәт итә. Анда хәрбиләр өчен махсус тулай торакта яши икән. Әти-әнисе белән көнгә берничә тапкыр телефон аша элемтәгә керә. Читтә булса да, өйдәгеләр аның эш рәвеше белән дә хәбәрдар. Иртәнге 7дә, “Улым эшкә килде инде, дөньялар тыныч була күрсен”, – дип тели ана күңеле. Әбәт вакытында үзләре табынга утыргач күңеле сөенеп, ярый әле баламның тамагы тук, дип куана. Кичке 6да инде Исламның эш сәгате тәмам. Эштән кайтышлый ул телефон аша әнисе белән тагын сөйләшеп ала. Баласының тавышын ишетү ана күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. “Армиядәге тормыштан зарланмый, кыерсытулар да юк дип әйтә, – ди үзе дә заманында солдат хезмәтен узган, армиядә чакта башыннан төрле хәлләр кичергән Камил абый. – Шушы арада күрше егете армиядән кайтты. Ул гадәти солдат хезмәтендә иде. Ул да кыерсытмаулары турында әйтте”. Ата-ана өчен уллары контракт белән хезмәт итүнең тагын бер шатлыклы ягы бар – Ислам ай саен диярлек туган өенә кайтып якыннары белән күрешеп килә икән. Шимбә–якшәмбе ял көне булган атналарда әнә шулай кайтып китү мөмкинлеге бар. Ерак җир булмагач юлга да күп вакыт үтми, 5 сәгатьтән артык кына.
Исламның хезмәткә киткәненә сентябрьдә бер ел булган. Кыш җитә. Ә кыштан соң ике елга да озак калмый. Исән-сау кешегә гомернең үткәне сизелми дә. Ә әлегә бәйрәм яллары көтелә. Ислам да шул көннең берсендә туган йортына кунакка кайтып китми калмас, иншалла. Ә бәлки чираттагы ялга ук кайтыр. Аларның ялы да эшләүче кешенеке кебек 28 эш көне. Димәк, әти-әнисе янында рәхәтләнеп ял итеп, әнинең кайнар ризыклары белән кинәнергә вакыт күп булачак. Исламның күңелендә контрактны тагын озыйнату теләге бар икән, хәтта Сүриягә дә барып кайтасы килә егетнең, чөнки частьларында анда китүчеләр күп икән. Газиз кешеләре моңа каршы түгел.
“Әти-әниләр контракт дигән сүздән курыкмасын, – диде Әминә апа саубуллашканда. – Танышларыма да шундый киңәш бирәм. Гомер китабына начар күрәчәкләр язылмаган булсын да, илләр-көннәр тыныч булсын. Улыма да, армия мәктәбен узганнарга караш та уңай була, башыңны горур тотып, җиргә нык басып йөрерсең, дим”.
Розалия Зиннәтова