Алар комсомолда тәрбияләнгән

2018 елның 2 ноябре, җомга

Алар комсомолда тәрбияләнгән

Быел комсомол үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Һәркайда төрле чаралар, комсомол ветераннары белән очрашулар оештырылды. Комсомол безнең яшьлегебез иде. Киләчәккә матур планнар корып, яхшы укучыларны мактап, икеле капчыкларын “буксир”га алып, тәртипсезләрне оялтып, кызыклы чаралар оештырып, гөрләтеп яшәдек. Комсомол безне үстерде, кешелекле булырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга, өлкәннәргә ихтирам белән карарга, дусларга хыянәт итмәскә, игелекләр генә кылырга өйрәтте. Алты орденлы Ленин комсомолы сафларында торуыбыз белән без бик горурлана идек.

Үземне ничек комсомолга кабул итүләрен әле дә сагынып искә алам. Хәзер хөкүмәт җитәкчеләренең кем икәннәрен күпләр белми дә. Ә без комсомолга кергәндә аларны төн йокламыйча өйрәндек, төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алдык. Комсомол уставын ятлаганда битләре каралып бетә иде. Беренче секретарь янына керер алдыннан дулкынлануны сүз белән генә әйтеп булмый. Бер соравына җавап бирә алмыйча, комсомолга алмый калуларыннан курка идек.

Мәктәптә комсомол оешмасы секретаре булдым. Ә редакциядә эшли башлагач, комсомол оешмасы секретарьлары белән басулардан, фермалардан кайтып кермәдек. Басуга чыгып, алдынгы яшь комбайнчыларга бүләкләр бирү дисеңме, комсомол-яшьләр фермаларына барып очрашулармы, җыелышларга йөрүләрме... 

Җыелыш дигәннән, алар башлангыч оешмаларда бик көчле үтә иде. Хәзер җыелышларда утыргыч артына качып, колакчыннар киеп телефоннарына багланып утырган егетләр һәм кызларны күрәм дә аптырыйм. Ул вакытта  яшьләр бик актив иде. Клуб шыгрым тулы була. Проб- лемаларны уртага салып сөйләшәләр. Хәтерлим әле, Яңасалага исәп-хисап җыелышына бардым. Җыелыш төн уртасына кадәр дәвам итте, ул вакытта утырып кайтып китәргә машина да, юл да юк, кунып калырга туры килде.

Комсомол кушуы буенча сыйныф белән авылда эшкә калалар иде бит. Комсомол-яшьләр бригадасы булып оешып, гөрләтеп эшләделәр.

30 октябрьдә Арча сәнгать мәктәбендә комсомолның 100 еллыгы уңаеннан үткән чарада районыбызның комсомол ветераннарын (Флера һәм Фәрит Моратовлар, Ринат Һидиятов, Зөлфирә Зарипова, Илһам Низаметдинов, Алимас Әмиров, Һашим Гарапшин, Фәнис Тимашев, Шәфигулла Гарипов, Рафил Җамалиев һәм башкалар) тыңлап, фойеда “Казан арты” тарих-этнография музее тарафыннан оештырылган фотокүргәзмә аша үткәннәргә әйләнеп кайтып, шул вакытларны искә төшереп утырдым.

– Тормышым комсомол белән бәйле булды. Армиягә киткәнче дә, армиядә дә, кайткач та комсомол секретаре булып эшләдем. Мин бәхетле чорда яшәдем, – диде чараны алып баручы Фәнис Тимашев.

Аның бу сүзләре башкаларга да истәлекләре белән уртаклашу өчен этәргеч булды. Комсомолда тәрбияләнгән егетләр һәм кызлар, хәзер инде алар өлкән яшьтә, бу көнне рәхәтләнеп аралаштылар, кызыклы мизгелләрне искә алдылар.

– Мин комсомолга 1962 елда кабул ителдем. Комсомол ул чын тормыш мәктәбе булды, кешене, хезмәтне яратырга, ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, илебезнең чын патриотлары булырга өйрәтте, – диде Ринат Һидиятов.

– Минем комсомолда эшем 1981 елда башланды. Башта комсомол район комитетында инструктор булдым. Бик авыр хезмәт ул. Башлангыч оешмаларда булып, басуларда бригадаларда атналар буе калырга туры килә иде. Һәр авылда, һәр бригадада булып чыктык. Аннан икенче секретарь итеп сайладылар. Дустанә мөнәсәбәттә иңне-иңгә куеп эшләдек, – диде Илһам Низаметдинов. – Комсомол безнең тормышыбызны баетты. Сәрия белән дә шул вакытта таныштык һәм кавыштык.

Флера һәм Фәрит Моратовларны да комсомол кавыштырды. 32 ел инде тигез гомер итәләр, балалар үстерделәр, оныклар тәрбиялиләр.

– “Байрак” колхозында агроном булып эшли идем. Комсомолның беренче секретаре итеп билгеләделәр. Конференциядә доклад укырга әзерләнгән вакытымны әле дә онытмыйм. Халык алдына чыгарга кирәк бит. Башта мәдәният йортында репетиция ясадым, авызым кибеп әллә ничә стакан су эчеп бетердем. Докладымның 55 минутлык икәнен ишеткән райком секретаре аны кыскартып бетерде. Йөрәк авыртты инде. Док-лад шәп язылган иде. Халык алдына чыккач кулым калтырап су эчә алмый интектем, – дип көлдереп алды Фәрит Моратов.

Чара кунакларының барысының да тормышлары комсомол белән бәйле, шуңа күңелләре дә мәңге яшь аларның. Бу көнне комсомол турында җырлар да яңгырады. “Рус җыры” халык вокаль ансамбле яшьлегебез җырларын башкарганда залдагылар да аларга кушылып җырлап утырды. Кайберләренең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Зөлфирә Зарипова белән Һашим Гарапшин һәм Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре комсомолга кабул итү күренешен тәкъдим иттеләр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International