Тукай Күпербашта булган
“Республика Татарстан” газетасының быелгы 20, 27 сентябрь, 4 октябрь саннарында Рауль Мир-Хәйдәровның Габдулла Тукайның 1911–1912 еллардагы тормышының билгесез фактларына багышланган “Последняя любовь поэта” дигән язмалары басылды. “Социаль челтәрдә Интернетта минем битем бар, анда “Минем балачагым станциясе” дигән хикәям урнаштырылды. Һәм кинәт кенә, тагын Мартукны искә алу аркасында, хат килде, мөгаен, барлык татарларга да кызыклы булыр – ул Тукайның шәхси тормышына кагыла. Хатны аңлатмаларсыз китерәм, андагыдан төгәлрәк һәм ачыграк итеп әйтмәссең. Хат тикшерелде – кабат тикшерелде. Анда сүз барган кешеләрнең фоторәсемнәре, хәтта аларның каберләре дә табылды. Анда кымыз турында дөрес булмаган бер генә деталь бар – Тукай Күпербашта кәҗә сөтенә кайткан”, – дип яза автор.
Хатны Рамил Шерланов дигән кеше җибәргән:
“Әлеге гаҗәеп тарихны миңа әбием (әни линиясе буенча) сөйләде.
Бу якынча 1912 елда була. Алар ул вакытта Казан губернасы Арча уездының Күпербаш авылында яшиләр. Әти (минем бабамның бабасы) хәлле крестьян була, әни (әбиемнең әбисе) – йорт хуҗабикәсе. Бабамның бабасы динле, тәртипле һәм белемле, кырыс, әмма гадел кеше була. Мөгаен шуңадыр, авыл старостасы итеп сайлыйлар. Әбинең Әминә исемле апасы була. Ул бик чибәр, тыйнак һәм хезмәт сөючән унсигез яшьлек кыз була. Әминә һәрвакыт әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша.
Бу авылга еш кына танылган татар шагыйре Габдулла Тукай кайта. Ул чахотка (үпкә туберкулезы) белән авырый һәм табиблар киңәше белән Казахстанда, ә аннан соң Татарстанда кымыз белән дәвалана. Минем бабамның бабасы асраган бияләр кымызы Казан губернасында иң яхшысы санала. Әминә Габдулла Тукайга һәрвакыт яңа ясалган кымыз бирә. Ул кымыз эчә, аның белән озаклап сөйләшә, шул ук вакытта аңа игътибар белән карый, киткәндә рәхмәт әйтә. Шагыйрь ул вакытта агарынган йөзле һәм ябык була, әмма аның йөзе матур булып кала. Ул әйбәт кенә киенгән: кара сюртук, жилет белән костюм һәм түбәтәй кигән”.
Кыз белән егет бер-берсенә гашыйк булалар. Эш кызның кулларын сорауга барып җитә. Әмма атасы каршы килә, йорт-җирсез кешегә бирәсе килми.
Әминә революциядән соң кызылармияче Баһаветдиновка кияүгә чыга һәм Казахстанның Актүбә өлкәсе Мартук шәһәренә китәләр. Анда ике кызлары туа. Хәзер Мартукта оныклары, оныкчыклары яши. “Әминә гомеренең ахыргы көненә кадәр беренче мәхәббәтен Габдулла Тукайны онытмый, аның шигырьләрен кат-кат укый һәм әкрен генә елый. Минем әби миңа Габдулла Тукайның Әминәгә багышлап язылган шигыре дә (исемен хәтерләмим) бар дип әйтә иде”, – диелә хатта.
Мин үзем әлеге язмаларны зур кызыксыну белән укыдым. Беренчедән, Габдулла Тукайга кагылышлы һәр истәлек кадерле, икенчедән, әлеге язмаларда искә алынган Күпербаш минем өчен икенче туган авылым кебек. Шул авыл кияве булганга гына түгел. Арчада эшли башлагач шактый еллар мин шул авыл аша йөрдем. Автобуска утырып төшәм дә, аннан дүрт километр Корайванга кадәр җәяүлим.
Бервакыт көчле буранда автобус белән төштек: “Мин сине беркая да җибәрмим, безгә кайтабыз!” – дип, Фәрит абый Хәбибуллин үзләренә алып кайтты. Әле ул вакытта аның әтисе Нурулла абый да исән иде (пөхтә, сакал-мыеклы, матур бабай булып истә калган). Фәрит абыйны шактый еллардан белә идем, ул безнең авылга тире җыярга менә иде. Аның абыйсы Мидхәт абый Нуруллин бик озак еллар хәзерләүләр конторасы мөдире булып эшләде, дөнья бәһасе кеше иде. Хатыны Мәрьям апа озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләде, аның матур җырлары әле дә колакта яңгырый кебек, аларны республика радиосы аша да тапшыралар иде.
Менә шул истәлекләр яңарды әлеге язмаларны укыгач. Хәзер Күпербашта бу нигездә Фәрит абыйның хатыны Дания апа гына яши. Мидхәт, Фәрит абыйлар вафат инде, урыннары җәнәттә булсын.
– Мин бу нигезгә 1966 елда килдем, – дип сөйләде Дания апа. – Әминә апа ел саен кунакка кайта иде (ул 1976 елда вафат була). Алар әткәй белән Габдулла Тукай турында көлешеп сөйләшеп утырырлар иде. Аларның йортлары ике катлы булган, кайнатам да, аның әтисе дә сугымчылар булган. Соңрак йортның икенче катын сүтеп бер катлыга калдырганнар. Менә бу түр як өлеше 1922 елда яңартып салынган.
Әминә апаның кызлары Фәүзия белән Марзия да Күпербашка еш кайткан, алар икесе дә Күпербаш зиратына җирләнгән. Әминә апаның кабере ерак Мартукта.
Бүген инде бөек шагыйрь Габдулла Тукайның Күпербаш авылында булуын, Әминә исемле чибәр кыз белән очрашуын документлар белән раслау мөмкин дә түгелдер. Әмма җилсез яфрак селкенми, диләр бит.
Шушы урынга җиткәч “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гариповка мөрәҗәгать иттем.
– Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар, аларның балалары яшәгән, – диде ул.
Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы, 17 яшьлек Бибисаҗидәгә өйләнә. Әхмәтсафа зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, җор сүзле, ачык йөзле егет була. Ул башта Казанда бер байда самовар куючы булып эшли, аннан мәдрәсәгә керә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли. Авылга өйләнергә кайта һәм Зиннәтулла хәзрәтнең икенче кызы Бибисаҗидәгә яучы җибәрәләр, кыз ярәшелә. Әхмәтсафа Хәбибуллинны 1895 елның 19 декабрендә Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр.
“Әтием Әхмәтсафа белән әнием Бибисаҗидәнең туйлары Өчиле авылында җыен вакытында булган. Никахны бабаем Зиннәтулла укыган һәм никахлашу турындагы документларны үз куллары белән тутырган. Туйга әнинең бик яратып якын күргән нәни Габдулла да Кырлайдан кайтартыла һәм ул апасы белән җизнәсе янында кунак булып китә. Туйдан соң әтиемне Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр һәм алар шунда яши башлыйлар. Алардан без җиде бала туганбыз: Габделваһап, Бибимәсрүрә, Өммеһания, Солтанәхмәт, Фатыймәбикә, Нурдидә һәм иң кечкенәсе мин”, – дип яза истәлекләрендә иң кечкенә кызлары Әкълимә.
Габдулла Тукай кайда гына яшәсә дә Каенсарны онытмаган. Анда яшәгән Саҗидә апасы белән Әхмәтсафа җизнәсенә, аларның балаларына сәлам әйтеп хатлар язып торган.
1903 елның 30 июнендә Уральскийдан Каенсарга Саҗидә апасына язган хатында: “Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә килгән вакытымда (1894 елның җәе), бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде. Исегездәме, мин икегезнең кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмәгә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бер нәрсә дә аңламадым. Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”, – дип яза.
Ә икенче хатын: “Сезки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәгечә сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле булган тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем...” – дип башлый Габдулла.
Хатлардан күренгәнчә, Габдулла Саҗидә апасын һәм җизнәсен бик олылап, якын туганнары итеп яшәгән.
Казанга кайткач, солдатка каралу уңае белән Габдулла туган якларга кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә, туганнарына һәм якыннарына күчтәнәчләр ала. Унике ел югалып торганнан соң сынатырга ярамый, ул бит инде танылып килә торган татар шагыйре. Ул үзен Кушлавычта, Кыр- лайда балачак дуслары һәм Зөһрә әнисе, ә Каенсар авылында аның күңеленә “ак фәрештә” булып кереп калган Саҗидә апасы белән очрашулар көткәнен белә.
1907 елда октябрь башларында Габдулла солдатка алынырга комиссия тору өчен Олы Әтнәгә кайтканда, турыдан-туры Казаннан Каенсар авылына, Бибисаҗидә апасы һәм Әхмәтсафа җизнәсе янына килә, күчтәнәчләр алып кайта.
Шагыйрь туган ягында ун-унике көн торган булырга мөмкин. Олы Әтнәдә эше беткәч Саҗидә апаларына кайта, берничә көнгә калырга никадәр кыстасалар да риза булмый, ашыгыч эшләрем бар, дип Казанга китә. Аны озатканда Саҗидә апасы аның кулына йон бияләй, аягына киез итек кидереп озата.
Габдулланың әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдинова (1838-1922) 1870 еллар тирәсендә Кушлавыч авылыннан Югары Масрада яшәүче Җәләлетдин Шәмсетдиновка (1837-1922) кияүгә чыга. Ире Җәләлетдин мулла бик ярлы була, ха-
лыктан килгән сәдака белән генә яшәгән. Шул сәбәпле ятим калган Габдулланы үзләренә ала алмагач, Бибифаизә апа Җаекта бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган сеңлесе Газизә Гос- мановага хат яза. Габдулланың ятим калып чит кешеләр кулында тәрбияләнүен әйтә һәм аны балалыкка алуларын сорый. Галиәсгар белән Газизә Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыргач Бибифаизә апаның улы Габдрахман белән Җаек шәһәренә кунакка баруы билгеле.
Тукай Җаектан Казанга кайткач, балачагы белән бәйле авылларда булып, Югары Масрага Файзә апасы белән Җәләлетдин муллаларга да килә.
Габдулла Тукай туган якларына кайткан вакытта Кушлавычта, Өчиледә, Яңа Кырлайда да булган. Өчиледән Югары Масрага барганда яки кире кайтканда Әхмәтсафа җизнәсенең туган авылы Көтернәстә яшәгән туганнары белән очрашулары да булгандыр.
Ильяс Фәттахов