Балаларны саклыйк
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ислам тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Валерий Сергеевич Горшунов Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә тискәре яшьләр идеологиясенең яңа тенденцияләре турында лекция сөйләде. Лекцияне район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар тыңлады.
Әле яңа гына булып үткән Керчь вакыйгасы барыбызны да тетрәндерде. 18 яшьлек егет үзе укыган политехника көллиятендә, бомба шартлатып, яшьтәшләрен, укытучыларны атып, соңыннан үзе дә харап булып, нинди зур фаҗига ясады. Ул көннәрдә бар да шул турыда сөйләште. Ни өчен? Берәүләр уку йортын, укытучыларны гаепләде, икенчеләр сәбәпне гаиләдән эзләде, өченчеләр хөкүмәтне сүкте, дүртенчеләр моның артында нәрсәдер тора, дип фикер йөртте. Арчаның 1нче мәктәбенә лекция укырга килгән Валерий Горшунов чыгышында, үз-үзләрен корбан итеп, мондый коточкыч вәхшилеккә барган яшүсмерләрне “колумбайннар” дип атады. Искә төшерик: 1999 елда Америкада Колумбайн мәктәбендә укучыларны, укытучыларны атып, зур фаҗига ясаган ике яшүсмернең “геройлыгын” кабатлау- чылар колумбайннар дип атала. Ә бу вәхшилекне кабатлаучылар хәзер бер-ике генә очрак түгел...
Начар йогынты ясый торган мәгълүматларны нигездә балалар төрле социаль челтәрләрдән ала. Бигрәк тә 12–14 яшьлек малайлар, яшүсмерләр төрле коткыга бирелүчән булалар икән. Лектор Валерий Горшунов бигрәк тә әти-әниләргә игътибарлы булырга кирәк, дип киңәш итә. Өйдәге компьютерда, смартфонда балаңның нинди социаль челтәрләрдә элемтәдә торуын белергә кирәк. Психикасы йомшак, җенси яктан өлгереп килүче, гормоннары уйнаган яшүсмернең теләсә кайсы агымга ияреп китү ихтималы бар. Баланың энергиясен файдалы эшкә сарыф итү бик тә әһәмиятле. Аны лектор организмны, күңел халәтен чистартучы “канализация” дип атый. Моңа гади физик хезмәт, спорт, гаилә белән бергәләп табигатьтә ял итү һ.б. керә.
Көннәр буе интернет челтәрендә утырган баланың энергиясе беркая чыкмый, нәтиҗәдә бала нервлана, кабынып китүчән, үпкәләүчән була, кызыкны ул төрле социаль челтәрләрдән таба. “Вируслы” идеологиягә бирешеп, яшүсмер төрле “геройлык”лар эшләргә, үз-үзенә кул салырга мөмкин, дип кисәтә лектор. Шундый төркемнәр бар: алар Адольф Гитлерны авторитет итеп саный. Аның туган көнен билгеләп үтә.
Лектор чыгышын сайт-лар белән бергә алып барды. Сайтта күрсәтелгән берничә сурәткә генә тукталам. Аның берсе – кешене юк иткәнгә битараф калган баканың этне, мәчене үтергәнгә бик нык дулкынлануы сурәтләнгән рәсем. Икенчесе – бер кулына палач балтасы тотып барган әкияттәге Кызыл башлыклы кыз ясалган картинаның астына “Миңа мондый Кызыл башлыклы кыз ошый” дип язылган сурәт. Өченчесе – диңгез буендагы “Диңгез буласым һәм кешеләрне суга батырасым килә” дигән таштагы язу. Бу сурәтләр балага түгел, хәтта олыларга да тәэсир итми калмый. Ә бит болар бар да социаль челтәрләрдә урын алган. Рәхәтлек вәгъ-
дә итүче зәңгәр кит образы да үз-үзеңне харап итүгә илтүче куркыныч уен. Гомумән, куркыныч вируслы идеология турында озак сөйләп була. Лекция дә 3 сәгать барды. Без мондый идеология барын белеп торыйк һәм балаларны саклыйк. Балаларны хезмәт, спорт белән үстерергә, уртак тел табарга, аларга иптәш, дус булырга тырышыйк.
...Урамга чыккач, бер яшь педагог (ир-егет) мине куып җитеп: “Иң элек әти-әниләрне телефоннан аерырга кирәк”, – диде.
Румия Надршина