Аңлашып эшләүгә ни җитә

2018 елның 2 ноябре, җомга

Аңлашып эшләүгә ни җитә

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин белән Орнашбаш, Югары Аты авылларының вак таш түшәлгән урамнарыннан уздык. Көзге пычраклар башлангач мондый юлларның кадерен күбрәк тоя башлыйсың.

Мин бирегә Югары Аты авылы  кешеләренең чакыруы буенча килгән идем. Үзара салым акчасы исәбенә быел башкарылган эшләрдән бик канәгать алар. Балтачта тоткарланып калган таш та, ниһаять, билгеләнгән урыннарына кайтып җиткән. Монысы өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтәләр. Үзара салым акчасы таш өчен түләп куелган да, ташыту өчен акчалары калмаган иде бит.

– Әлеге ташның 802,3 тоннасы – Орнашбашка, 542,3 тоннасы – Югары Атыга, 603,4 тоннасы – Субаш Атыга, 190,7 тоннасы – Кушлавычка, 186 тоннасы Иске Җөлбигә кайтарылды, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Район ярдәм итмәсә шактый кыен хәлдә кала идек. Юл чыгымнарын түләргә туры килсә моның кадәр таш кайтара алмый идек.

Илгиз Гайнуллин бу вазифада әле яңа кеше. Аның беренче көннәрдән үк халык белән аңлашып эшләргә омтылуы ошады. Авыл җыеннарында һәр авылның мөхтәрәм кешеләреннән старосталар сайлап куйганнар. Орнашбаш, Субаш Аты, Югары Аты авылларында алар икешәр әле. “Һәр мәсьәләне шулар белән киңәшеп хәл итәбез, ди – Илгиз  Гайнуллин. – Бик кирәк булганда халыкны да җыеп сөйләшәбез. Үзара салым акчасының нәрсәгә тотылачагын да кешеләр үзләре хәл итә. Бөтен исәп–хисапны  старосталар алып бара, акчаның ничек тотылуы тиененә кадәр билгеле”.

Югары Аты авылы старостасы Радик Мөхәммәтгалиев аеруча актив икән. Тегене эшлик, моны эшлик, дип  тәкъдимнәр белән килеп кенә тора. Зиратны чистарту өмәсенә дә быел бөтен авылны күтәргән. “Өмәгә гадәттә бик киләм, дип тормыйлар бит, – ди И.Гайнуллин. – Ә быел бензин чапкычлары белән генә дә утызлап кеше бар иде”.

Субаш Аты, Орнашбаш авыллары старосталары Мөнир Гайфуллин, Гали Гомәров та тынгысыз җаннар, авыллары өчен янып-көеп йөриләр. Кайт-кан ташны карап торып, гадел итеп салдырганнар. Халык: “Алып кына кайтыгыз, калганын үзебез эшлибез!” – дигән. Шулай эшләнгән дә.

2018 ел өчен җыелган үзара салым акчасына кайтарылган ташны да җәйгәч алты авыл урамнары бер кат тәртипкә килеп беткән, дияргә була. Нәтиҗәсен күргәч, кешеләрнең дә күңел күтәрелгән. Быел 500әр сум җыярга булганнар. Чөнки әле тык- рыклар, күперләр бар. Дәүләт бер сумга дүрт сум өстим, дип торганда файдаланып калырга кирәк.

Утар Аты авыл җирлеге 1 млн. сум грант откан иде. Әлеге акчага алты авылда да урам утларын яңартып чыгачаклар. Экономияле яктырткычлар куелу белән бергә, аларның саны да күпкә артачак. Багана аралаш булачак, дип әйттеләр.

Быел үзара салым акчасы исәбенә алты авылга берәр гидрант куелган. Һәр авылга мотопомпа алачаклар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International