“Аек Арча” көрәшкә чакыра
Соңгы вакытларда шәһәребездә, нигездә, спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләрнең саны артуы күпләрне борчыйдыр, мөгаен. Саный китсәң, бер үк челтәргә бәйле, бер үк атамалы аракы сатучы кибетләр дә берничә икән бит. Димәк, сатып алучылар бар, юкса күпләп ачмаслар иде. Кызганыч та, аяныч та күренеш.
Аракы сатучы кибетләрнең күп булуы, аларның яшьләрне үзләренә тартуы өлкән буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне дә борчый икән. Беркөн шуларның берсе белән күрешеп сөйләшергә туры килде. Газета аша яшьләргә мөрәҗәгать итү уе белән редакциягә килде Илназ. Үзе генә түгел, урта буын вәкиле — “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек ширкәте җитәкчесе Ренат Сафин белән.
Яшьләрнең хәмер, тәмәке белән җитди мавыгуына күптән эче пошып, нинди чара кулланырга икән дип уйланып, Казандагы хәмергә каршы көрәшүче оешма вәкилләре белән танышкан Илназ Фазылҗанов. Бервакыт мәчеттә Ренат абый белән очрашып, шул темага сүз кереп киткәч, көрәшү юлын бергәләп эзли башлаганнар. Нәтиҗәсе — “Аек Арча” җәмәгать оешмасы барлыкка килгән.
“Гомумән, хәмергә, тәмәкегә яшерен реклама кешегә нык тәэсир итә. Кинофильмда, җыр сүзләрендә, реклама плакатларында, хәтта җырларга төшерелгән клипларда да бу афәтләрне кызыктырырлык итеп күрсәтәләр, кешенең, әлбәттә, татып карыйсы килә”, — ди Илназ.
Әле айдан артык элек кенә оешса да, “Аек Арча”лылар инде яшьләр белән очрашып сөйләшүләр дә алып бара. Арча агросәнәгать көллияте филиалында, Арча гуманитар техник техникумында, 5нче гимназиядә узган ачык әңгәмәгә Казандагы оешмадан махсус лекция укучы чакырганнар. Киләчәктә мондый рухтагы очрашуларны, шәһәр эчендә генә тукталып калмыйча, авылларда да уздырырга ниятлиләр. “Тамчылап булса да нәтиҗәсе булмый калмас. Сөйләшү барышында 2-3 баланың гына аңына керсә дә, бу инде уңай нәтиҗәгә таба адым булачак”, — дип өметләнәләр. Арча автотранспорт предприятиесенә караган автобусларда да халыкны хәмергә каршы көрәшкә чакырган язулар озатып йөриячәк. Гомумән, аларга кушылучы теләктәшләр бар икән, әкренләп сафлары артып кына калмый, эш нәтиҗәләре дә күренми калмас. Өмет кешегә канатлар куя.
Дини кануннар буенча хәмер эчү юкка гына гөнаһ саналмый. Медицина ягыннан караганда, ул организмга зыян салып, мәңгегә җуелмаслык үз эзен калдырса, икенчедән, баш миен томалап, акыл сәләтен җуйдыра. Бу болгавыр заманда аек акыл белән яшәп тә, тормыш арбасыннан төшеп калмыйча баруы болай да җиңел түгел. Диңгез тубыктан булган исерекләр аркасында никадәр гаилә җимерелә, балалар китек күңелле булып үсә, юләрлекләр, җинаятьләр кылына, сәламәтлек югала. Ренат Сафинга полиция участок инспекторы булып эшләгәндә бу күренешләр белән күп очрашырга туры килгән, йөрәге әрнеп: “Яшь буын өчен әти-әниләр җаваплы. Алар балаларының тәмәке тарту-тартмавын, исерткеч эчемлекләр куллану-кулланмавын контрольдә тотарга тиеш”, — ди ул.
Бу хакта, 20 яшьлекләр дә тормыш асылын аңлап, көрәшкә тотынгач, аек акыл белән һәркем ныклап уйлансын иде, җәмәгать.
Розалия Зиннәтова