Көзге бозга ышанма!

2018 елның 9 ноябре, җомга

Көзге бозга ышанма!

Язын боз ястык калынлыгында булса да ышанма, көзен боз көзге юкалыгында булса да ышан, дигән халык мәкале бар. Әмма ныгымаган көзге боз шулай ук бик куркыныч. Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында сүз шул турыда барды. Утырышны Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Видеоконференциядә Арчадан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

– Быел сулыкларда 91 кешенең гомере өзелде, шуның 6сы балалар, – дип сөйләде Рөстәм Нигъ- мәтуллин. – Узган ел бу сан 81 иде, балалар – 3әү. Бүген инде безгә “ныгып җитмәгән боз өстендә балалар” дигән хәвефле хәбәрләр керә башлады.

Сулыклардагы көзге боз аерата балалар өчен куркыныч. Балалар белән бәхетсезлек очраклары күп очракта әти-әниләрнең игътибары җитмәүдән килеп чыга. Утырышта бу турыда ассызыклап үттеләр.

Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов болай дип сөйләде:

 – Сулыкларда су температурасы кышныкына якынлаша һәм ул 3-4 градус тәшкил итә. Бу температурада кайбер урыннарда боз хасил була. 1-2 сантиметр калынлыкта боз барлыкка килгән урыннар бар.

 – Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә дә сулык- ларда куркынычсызлыкны тәэмин итү проблемасына “йөз белән борылырга” тәкъдим итәм, – дип сөйләде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Бу эшне иң беренче чиратта балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә үткәрергә. Тормышта куркынычсызлык кагыйдәләрен балага бишектә вакытта ук сеңдерә башларга кирәк.

Быелның 1 ноябреннән 30 ноябрьгә кадәр мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы үткәрә. 15 октябрьдән укучылар арасында “Бозда игътибарлы булырмын” дигән рәсем һәм видеоролик конкурсы башланды. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мобиль патруль төркемнәргә сулыклар янында контрольне көчәйтергә кирәк булачак.

ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин командировка вакытында Лаеш районында берничә баланың елгадагы бозда йөгергәнен күрүе турында борчылып сөйләде:

– Икесе хәтта тимераякта иделәр. Тагын бер кат барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне көзге боз вакытында балаларның иминлеген саклау мәсьәләсенә игътибарлы булырга чакырам. Профилактик эшне балалар арасында гына түгел, әти-әниләр белән дә алып барырга кирәк. Авыл жирлекләре башлык- ларына балалар булырга мөмкин һәр сулыкны контрольгә алырга.

Видеоконференция тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин тагын бер кат көзге бозның хәтәр икәнен әйтеп, барлык игътибарны балалар иминлеген саклауга юнәлтергә кушты.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International