“Тәмле” семинар

2018 елның 9 ноябре, җомга

“Тәмле” семинар

Россиядә 3 млн. умарта исәпләнә икән. Шуның 261 меңе Татарстанда.

– Безгә умарталар санын 300 меңгә җиткерергә кирәк, – диде ТР умартачылык идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Нәбиуллин 1 ноябрьдә Арчада узган зона умартачылар семинарында.

Бактың исә, бездә җитештерелгән бал ихтыяҗның 10-15 процентын гына канәгатьләндерә. Медицина белгечләре кеше тәүлеккә 50 грамм бал ашарга тиеш, дип исәпли. Умартачыларның бал сатуда кыенлыклар кичерүе аның артык булуында түгел, ә аз куллануында. “Бал җитмеш төрле авыруга дәва”, – дигән борынгылар.

Семинар район Мәдәният йортында үтте. Анда ун район вәкилләре килгән иде. Районнар үз күргәзмәләрен оештырган, аларның бизәлешенә бәя бирелде. Шунда ук төрле конкурслар да үтте. Рамнар ясау, кәрәз ябыштыру, умарталарны кышка җыю буенча ярыштылар. Өстәлләргә тугыз төрле бал куелган, һәркем тәмен татып бәяләде, алар бар да тәмле кебек иде, берәүне дә кимсетәсе килмәде. Бал корты начар бал җыймый, ул кеше кулына кергәч кенә үзгәрергә мөмкин.

Арча районының тәҗрибәле умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев бал кортларын “мунчага кертү” тәртибен аңлатты, эш тәртибен күрсәтте.

Соңыннан залга җыелып умартачылыкны үстерү юллары турында сөйләштеләр.

Район ветеринария лабораториясе табиб-бактериологы Фәрит Гыйлаҗев бал кортлары авырулары, аларны дәвалау юллары турында бик кызыклы, аңлаешлы итеп сөйләде. Сораулар да күп иде, аларның һәркайсына канәгатьләнерлек итеп җавап бирде. “Күп авырулар чисталык җитмәүдән чыга, алар уңай шартлар туганны көтеп ята”, – диде ул.

Семинарда Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International