Эшләгәнне күрә белик

2018 елның 9 ноябре, җомга

Эшләгәнне күрә белик

– Күптән түгел генә бер иптәш белән сөйләшеп тордым, – ди “Питомник” җәмәгатьчелек ширкәте рәисе Ибраһим Сабиров. – Үзара салым акчасын түләргә кирәклегенә чын-чынлап быел ышандым, безнең күз алдында күп нәрсә эшләнде, моннан соң иң беренче булып түләячәкмен, – ди бу. Мондый фикергә килүчеләр аз түгелдер. Әлеге мәсьәләдә иң тәртипле кешеләр – пенсионерлар һәм урта хәллеләр, байлар бик авырыксына. Капка төпләрендә 4-5 машина тора, ә 300 сумны түләргә акчалары юк. Божа, Питомник урамнарында бик күп эшләнде бит. Божага концерт белән төшкән идек: “Юлны салдыгыз, ә автобус җибәрмәдегез”, – диләр. Монысы бит инде бөтенләй икенче нәрсә, булганына шөкер итә белергә дә кирәк. Исән-сау булсак, алдагы елларда да мондый эшләр дәвам итәчәк әле.

Айван авылында яшәүче Гөлзилә Миннуллинаның фикере дә кызык- лы: “Инде безнең авыл кешеләре арасында да үзара салым акчалары түләмәүчеләр булса оят булыр иде, – диде ул. – Быел җәй буе безнең урамнарда гына эшләделәр кебек тоелды. Түбән, Югары, Механизаторлар урамнарына вак таш җәйделәр. Нинди озын урамнар бит әле ул! Берничә генә йортлы Кечкенә Айван урамын да читтә калдырмадылар. 300 сумга бүген шуның кадәр эш башкару мөмкин түгел. Рәхмәт, дәүләт бу тыйнак акчабызга күпме өстәп бирә бит!

Кыш буе урамнарыбыз- ны кардан чистартып торалар, урам утлары яңартылды. Зиратларның агачларын кисеп, карап торалар. Клуб рәшәткәләрен буяп куйдык. Авылыбызның нинди булуы күбрәк үзебезнең кулда бит”.

Әле берничә ел элек кенә Арча шәһәренең Көньяк өлешендә менә дип күрсәтерлек урам да юк иде бит. Халык җыенында төп тема шуңа кайтып кала иде. Район башлыгы Илшат Нуриев алдагы елларда төп игътибарны шәһәрнең шушы өлешенә юнәлтәчәкбез, дип вәгъдә иткән иде. Шулай булды да. М.Гафури урамында яшәүче Нурфия Әхмәтшина шатланып сөйли: “Мин иң кырыйдагы урамда яшим. Балаларны галошлар, бутыйлар киеп көч-хәл белән бакчага йөртә идек. Олы юлга чыгып күпме әйләнеш ясарга туры килде. Хәзер рәхәтләнеп йөрибез, кич-иртәләрен урамнарыбыз яп-якты. Ә бит кап-караңгыда да йөрдек. Чәчәкле, Лотфуллин, Сафиуллин урамнарына карап күңел сөенә. Балалар мәйданчыклары сораган идек. Аларны да эшләп куйдылар. Үзара салым акчалары җыюның файдалы икәнлеген инандык”.

– Шәһәр җирлегендә үзара салым акчасы җыю мәсьәләсе күтәрелгәч телефоннан шалтыратучылар, болай мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды, – ди “Көньяк” территория җәмәгатьчелек үзидарәсе ширкәте рәисе Эльвера Сергеева. – Сер түгел, баштарак моңа шикләнеп караучылар да бар иде, монысы да гадәти хәл. Хәзер шуның кадәр эшләр башкарылгач халык белән аңлашуы күпкә җиңеләйде, акчаны ничек кертсәк җайлырак булыр, дип үзләре шалтыраталар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International