Ни чәчсәң, шуны урасың

2018 елның 9 ноябре, җомга

Ни чәчсәң, шуны урасың

Шекәдә яшәүче Галия Закировага 90 яшь тулды. Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.

Галия Закирова тумышы белән Мәмсәнеке. Кечкенәдән ятимлек ачысын үз җилкәсендә татыган, 7 яшендә әнисез, 13 яшендә әтисез калган. Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләгән, апасына балаларын тәрбияләргә булышкан. Әмма хезмәт ветераны бу елларны искә төшерергә теләмәде.

– Күрдем инде барысын да, урман да кистем, шахтада да эшләдем, торф та чыгардым. Сез ул чорларны белмисез, беләсегез дә килмәсен, кирәге юк, – диде ул сүзне кыска тотып.

– Хатын-кызга шахтада бик авыр булгандыр?

– Әй, эшнең җиңеле булмый инде. Җиңел булса, эш буламыни ул.

– Шекәгә ничек килеп чыктыгыз?

– Яңа Кенәргә артельгә эшкә кергән идем. Шунда Габделнур белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Өч бала тәрбияләп үстердек. Хәзер менә улым Нурулла, киленем Раушания белән яшим.

– Күренеп тора, сез бүген бик бәхетле.

– Яшь чакта ятим килеш тә, ач көе дә вакыт уза. Картайгач бәхет кирәк.

– Яшисе киләме?

– Аны кем уйлаган. Ходай биргәнне кире биреп, бирмәгәнне тартып алып булмый. Язганны күрербез.

– Күренеп тора, бүген сез кадер-хөрмәттә.

– Ни чәчсәң, шуны урасың. Мин үзем 7 ел кайнанамны бактым. Урын өстендә ятты. Хәзер менә үземне сабый бала кебек карыйлар. Мунчага да култыклап алып керәләр, юындыралар, алып чыгалар. Аяк җиргә дә тими.

– Ирегез белән матур яшәдегезме?

– Бик матур. Яхшы кеше иде. Аның вафатыннан соң ир-атка капка шакытмадым. Кеше карамаслык түгел идем. Чибәр Галия дип йөрттеләр. Күршеләрем белән бик дус, тату яшәдек. Туганнарым үз итә, Аллага шөкер.

Галия апа әнә шулай барыбызны да сокландырып, күп сөйләшмичә, тыйнак кына, әмма үтемле итеп җавап бирде. Ә менә әти-әнисе турында сүз чыккач, җанланып китте.

– Минем әти 18 яшендә Казан батыры булган. Мин дә куәтле идем, берне тамызсам, егетләр түнәләр иде, – диде ул уены-чыны бергә. – Әти 71 яшендә 30 яшьлек икенче хатынга өйләнгән. Әни өч бала тапкан. Әмма озын гомерле булмады, 46 яшендә безне калдырып китте. Әти аннан соң вафат булды.

– Әни безнең бик тыныч, сабыр, ярдәмчел. Балаларны карарга да бик булышты, – диде саубуллашыр алдыннан килене Раушания.

– Биш вакыт намазын калдырмады. Безне дә өйрәтте. Уртанчы апам да, мин дә хәзер намазда, – диде оныгы Зөһрә.

Галия апа Закирова олы юбилеен төп йортта, балалары, оныклары, туганнары арасында үткәрде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International