Утлар, сулар кичкән

2018 елның 9 ноябре, җомга

Утлар, сулар кичкән

Шура авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ризван Исмәгыйлевка 95 яшь тулды. Район башлыгы аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ризван ага бу көнне дулкынланып көтеп алган, күп санлы орден, медальләрен таккан. Сөйләр сүзләре дә күп аның, чын мәгънәсендә утлар-сулар кичкән кеше ул.

– Безнең авылда җидееллык мәктәп бар иде, – дип сөйләде ветеран. – Мин мәктәпне “5”ле билгеләренә генә тәмамладым, тәртибем турында гына “бик үк яхшы түгел” дип язылган иде. Ни өченме? Безнең мәктәптә җиде авыл балалары укыды, башка авыл малайлары белән ара-тирә бәргәләшеп ала идек.

Малайлар сугышып кына йөрми, билгеле, аларга бик яшьләй колхоз эшләрендә катнашырга туры килә. Малайлар атлы эштә, кызлар әниләре белән урак ура. “Абый бригадир иде. Сугыш башлануга аны фронтка алдылар. Колхоз рәисе чакырып алды да: “Син зур булдың инде, ФЗӨ мәктәбеннән дә качып кайттың. Әйдә, син абыең урынына бригадир бул!” – диде. Миңа ул вакытта 17 яшь иде”.

Бригадир да була, урак машинасында иген дә ура ул. Чөнки эшләргә кеше җитми. “Ике ат белән эшли идем. Атка камыт киертеп маташканда үтәүче Сәйдә апа килеп: “Сиңа иртәгә сәгать сигезгә военкоматка килеп җитәргә”, – диде.

1942 елның августы була бу. Курск янындагы сугышларда авыр яралана. Тазарып чыккач Калинин, Балтыйк буе фронтларында сугыша. “1943 елның 1 августында дошман самолетлары бомбага тотканда сул кулым, аягым яраланды. Бер ботинканы өзеп алып киткән, 5 чакрымны яланаяк атларга туры килде”, – дип сөйли ул. Шуннан соң шактый вакыт госпитальдә ята. Яңадан фронтка җибәрәләр. Язгы суда аякларын өшетергә дә туры килә. Өченче тапкыр авыр яралана. 1945 елның 20 ноябрендә генә туган авылына кайта. Колхозда эшли, 17 ел кибетче була.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International