Арчалар гел актив

2018 елның 9 ноябре, җомга

Арчалар гел актив

Арчалар инде икенче ел рәттән Бөтенроссия “Зур этнографик диктант” акциясендә катнаша. Быел да, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан “Казан арты” музееның акт залы диктант язучыларны үзенә җыйды.

Диктантны 70 арчалы язды. Аларның иң өлкәненә – 61, иң яшенә 23 яшь. Нигездә, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, студентлар килгән. Бирегә аларны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән.

Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирү кирәк иде. Сораулар төрле, Россия, Татарстан тарихы гына түгел, чуваш, мари, удмурт, мордва халкының тарихына бәйле сорауларга да җавап бирергә туры килде.

Арча Үзәк китапханәсенең китап туплау бүлеге мөдире Гөлгенә Хәсәнова инде икенче ел диктант язучылар рәтендә. “Узган ел сораулар авыррак иде. Былтыр әзерлек белән, укып бардык, быел шул белемнәрне кабат искә генә төшерәсе булды. Диктант язар алдыннан китапханәгә килүче “Татарстан — безнең йорт” журналын укып барган идем, шуның ярдәме булды. Анда Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, тарихы, һәммәсе урын алган. Булды, әлбәттә, җавабын сайлап шактый уйланып утырырга кирәкле сораулар да булды”, — дип сөйләде ул диктанты язып чыккач.

Гөлгенә ханым үзе дә милли гореф-гадәтләрне саклауда районыбыз тарихында өлеш кертеп яши. Ул теккән, чиккән түбәтәй, калфак, хатын-кызлар түбәтәе ел да Арчада кунак булган “Ак калфак”лылар белән чит төбәкләргә дә тарала.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, шушы милли гореф-гадәтләрне саклаучы милләттәшебез буларак, 4 ноябрьдә Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музеенда узган “Сәнгать төне”ндә дә яшьләргә осталык дәресе күрсәтеп өлешен кертте Гөлгенә ханым. Анда катнашучылар белән бергәләп үзе күптән түгел өйрәнгән күкрәкчә тегеп, милли бизәкләр төшереп чиктеләр.

Үзәк китапханәдән этнографик диктантны өчәү язганнар. Киләсе елларга сафлары тагын да артырга мөмкин — шушы көннәрдә китапханәгә яңа гына басмадан төшкән этнография китабы кайткан, шуны кызыксынып укып кына чыгарга кирәк. Ә белемеңне инде, әлбәттә, кирәк чакта файдалану зарур.

Диктант язуга килгәндә, биш минут эчендә язып бетереп чыгып китүчеләр дә булды, ярты сәгать утыручылар да. Шунысы сөендерде, арчалар һәр чарада активлык күрсәтә. Бу юлы да язучылар белмәгән җавапларын бер-берсе белән фикерләшә-фикерләшә язды.

Дөрес җаваплар 10 ноябрьдә мирэтно.ру сайтында, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә игълан ителәчәк.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International