Урта Сәрдә почта бүлекчәсе – җиңүче!

2018 елның 9 ноябре, җомга

Урта Сәрдә почта бүлекчәсе – җиңүче!

2013 елдан башлап унынчы тапкыр инде “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте Татарстан почтасы белән берлектә Татарстан Республикасы почта бүлекчәләре һәм хат ташучылары арасында бәйге оештыра.

2 ноябрьдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин 2018 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган поч-та бүлекчәләре җитәкчеләрен һәм хат ташучыларны бүләкләде.

Бәйгенең шарты җиңелләрдән түгел – алдагы елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына, шул исәптән район газетасына биш процентка артыграк язылырга кирәк иде. Әмма тырышырга җирлек бар – бүләкләре яхшы. Иң яхшы хат ташучыга – 15, почта бүлекчәсенә 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

– Киләсе елда номинацияләр саны да, бүләкләр саны да арта. Бәйгедә актив катнашыгыз, мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырырга тырышмагыз, – диде бүләкләү тантанасында Андрей Кузьмин.

Безнең өчен иң кызык- лысы һәм сөендергәне шул – бу юлы да арчаларга бәхет елмайды, “Журналларга иң яхшы тираж” (“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына) номинациясендә Урта Сәрдә почта бүлекчәсе җиңү яулады һәм 30 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Бүлекчә җитәкчесен һәм хат ташучыларын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә бәйгедә актив катнашуларын һәм бу үрдән төшмәүләрен телибез.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, бу бәйгедә безнең Арча ягы почта бүлекчәләре һәм хат ташучыларыбызның беренче тапкыр гына җиңүләре түгел. Ә икенче елга алар өчен мөмкинлекләр тагын да арта.

Бу жиңүгә Урта Сәрдә почта бүлекчәсе җитәкчесе Эльмира Ганиева ничек ирешкән? Сере белән уртаклашуын сорап без аңа шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Эльмира Ганиева башта Шиһабетдинов хуҗалыгында хисапчы, аннан мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире, пешекче булган. Ә Урта Сәрдә поч-та бүлекчәсендә ул җиде ел эшли. Үзе җитәкче дә, үзе үк хат ташучы да.

– Безнең почта бүлекчәсенә ике авыл керә – Урта Сәрдә һәм Әтнә районының Югары Сәрдәсе. Анда хат ташучы Гөлнур Хөснетдинова. Икебез бергә килешеп, аралашып, ярдәмләшеп эшлибез, – дип аңлатып китте Эльмира Ганиева.

– “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә алдагы елларда да катнаша идегезме? “Журналларга иң яхшы тираж” номинациясендә ничек җиңдегез? Сер булмаса, башкалар белән дә уртаклашыгыз әле.

– Бәйгедә катнашып килдек. Тик язылучылар саны күп чыкмый иде. Бу юлы мәктәп укучылары да, укытучылар да язылды. Ата-аналар белән дә, укытучылар белән дә сөйләштек. Безнең авылда 2-3 кешедән тыш, алары да ялгыз әбиләр, бөтен йортка газета-журнал килә. Район газетасын да яратып укыйлар. Бер алдырган кеше ел да яздыра.

– Журналлардан аеруча ниндиләренә язылдылар?

– Балалар “Салават күпере”, “Ялкын”, өлкәннәр “Сәхнә”, “Сөембикә” журналлары алдырачак. Югары Сәрдәдә дә шулай. Бу җиңү минем үземнеке генә түгел, Гөлнур Хөснетдинова белән уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Гөлсинә

Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International