“Мине җыр яшәтә”
Сөмбел Заһидуллина Арча сәхнәсенә көтмәгәндә күтәрелде һәм шунда ук үзенең көчле, матур, моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Ул сәхнәдә яши, җырны бөтен дөньясын онытып, эченә кереп китеп, бирелеп башкара.
Ә күптән түгел Сөмбел Заһидуллина беренче тапкыр Казанда үткәрелгән мәшһүр җырчыбыз Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестиваль бәйгедә катнашып, беренче урынны яулап кайтты. Аның бу зур җиңүе үзе белән якыннанрак танышырга этәргеч булды. Чираттагы концертта ясаган чыгышыннан соң Арча Мәдәният йортында җырчының үзе белән очраштык.
– Сөмбел, сез Арча кызымы? Үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Минем әнием тумышы белән Алан авылыннан. Үзем Казанда туып-үстем. Җиденче сыйныфка кадәр шунда укыдым. Сигез ел элек гаиләбез белән Арчага күчеп кайттык. 8-9 сыйныфта Арчаның бишенче гимназиясендә белем алдым. Аннан Казанга Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятенә вокал бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлаганнан соң укуымны Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам иттем. Танылган җырчы Салават Фәтхетдиновның “Салават җыр театры”нда шөгыльләндем. Әлфия Афзалованың “Галия” җырын башкарганнан соң Салават Фәтхетдинов мине аңа охшатуын әйтте һәм үзе белән гастрольләргә алып чыгып китте. Әмма мин бер елдан соң институттан киттем. Хәзерге вакытта икътисадчы булырга укыйм. Өченче курста. Арча Мәдәният йортында һәм Күпербаш мәдәният йортында (сәнгать җитәкчесе) эшлим.
– Вокал белән шөгыльләнеп кенә җырчы булып китеп булмый. Сәләт кирәк. Әллә ул сезнең нәселдән киләме?
– Шулай дисәң дә була. Әнинең әнисе Луиза әби җырлый иде. Әнием Илмира Казанда яшәгәндә татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә йөрде. Әнинең энесе Рәсим Низамиев та җырлый. Әтием үзлегеннән өйрәнеп баянда уйный. Хәзер әнием пешекче, әтием төзүче булып эшли. Безнең өйдә көн дә бәйрәм. Әти баянда уйный, әни белән мин җырлыйбыз, яздырып инстаграмга кертәбез. Яратып тыңлыйлар, тагын җырлар сорыйлар.
Ә тумыштан моңлы булмасаң, сәләт табигатьтән килмәсә, өйрәнеп кенә җырлап булмый. Мин татар халык җырларын бик яратам. Ә аларда моң бар. Бирелеп бетеп, рәхәтләнеп башкарам. Эстрада җырлары турында да онытмыйм. Алары яшьләргә кирәк. Тик минем өчен җырларның сүзләре мәгънәле булырга тиеш.
– Сез һәрвакыт сәхнәдә. Барыбер каушатамы, әллә...?
– Ничек кенә әле. Залда берничә генә кеше утырса да каушыйм. Ә җырлый башлагач барын да онытам. Сәхнәдә яши башлыйм.
– Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестивальдән тыш бәйгеләрдә катнашканыгыз һәм җиңгәнегез бармы?
– 2013 елдан башлап ел да бәйгеләрдә катнашып һәм җиңеп киләм. 15 яшемдә “Татар моңы” бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат булдым. Анда мин Ләбибә Айтуганованың “Безнең күңелләр” җырын һәм “Шахта” көен башкардым. 2014 елда Рөстәм Закиров оештырган “Пошалым чаналары”, 2015 елда Венера Ганиева үткәргән “Сандугач-Соловей” бәйгеләрендә беренче урыннарны яуладым. 2015 елда “Ягымлы яз”да икенче урынны алдым. Әлфия Афзалова исемендәге бәйгедә өченче булдым.
– Анысы кайчан булды? Ул бәйге беренче тапкыр гына оештырыла түгелме соң?
– Әлегә кадәр ул Актанышта үтә иде. Быел Актанышта да, беренче тапкыр Казанда да булды. Актаныштагысында өченче идем.
Әмма Казанда үткән фес- тивальдә беренче урынга лаек булуымны барыбер исбат иттем. Биредә мин Сөембикә Вәлиеваның “Төнбоек” җырын һәм Әлфия Афзалова репертуарыннан бер җыр башкардым.
– Казанда жюрида кемнәр иде?
– Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Алинә Шәрифҗанова һәм башкалар. Хәмдүнә апа соңыннан яныма килеп иңнәремнән кочып алды. “Бик матур җырлыйсың. Аннан Әлфия Афзаловага бик охшагансың. Ул кайткан дип торам. Мин сине үземнең юбилей концертыма алып чыгам”, – диде. Алып чыгармы, анысын белмим, әмма танылган җырчының мактау сүзләре мине үстереп җибәрде. Зөлфия Афзалова да аның сүзләрен җөпләп: “Ошагансың шул. Сеңлем кебек кабул иттем үзеңне”, – диде.
– Хәзердән үк зур сәхнәдә булмавыгызга үкенмисезме?
– Юк. Авыл сәхнәсе ул – тормыш мәктәбе. Барлык җырчылар да гастрольләрен авылдан башлыйлар. Ә мин тамашачыларым белән яшим, аралашам, җырларымны бүләк итәм. Җылы кабул иткәннәре өчен аларга олы рәхмәтемне белдерәм.
– Исәп икътисадчы түгел, җырчы булыргадыр бит.
– Җырчы булып китәргә язсын, дип уйлыйм. Әле мин 22 яшьтә генә. Кияүгә чыкмаган. Ирем ничек кабул итә бит. Әмма ничек кенә булмасын, җырлавымны ташларга җыенмыйм. Мине җыр яшәтә.
Гөлсинә Зәкиева