Партия сүзендә тора
Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясе Арча җирле бүлегенең XXVIII конференциясе булды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлеге секретаре урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды. Конференция эшендә бүлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов катнашты.
Рамил Гарифҗанов 2018 елда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлеге эшчәнлеге турында һәм 2019 елга бурычлар хакында чыгыш ясады. “Партиянең төп максаты – халыкның тормыш шартларын яхшырту, – дип сөйләде ул. – Иң мөһиме – партия сүзендә тора һәм үз алдына куйган бурычларны үти. Татарстанда Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендә күп төрле “Бердәм Россия” проектлары уңышлы тормышка ашырыла”.
Үзгәрешләр күз алдында. “Мәгариф системасын яңарту” проекты кысаларында 2018 елда Курса-Почмак мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Арчаның 10нчы балалар бакчасы яңартылды. Якын көннәрдә Арчада 140 урынлы балалар бакчасын ачу көтелә.
Партиянең “Балалар спорты” проекты нигезендә Арчаның 6нчы мәктәбендә һәм Пөшәңгәр авылында спорт һәм уен мәйданчыклары эшләнде. Районда спортны җәелдерү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару максатыннан эшләнгән 186 спорт корылмасы халыкка хезмәт итә. Быел Урта Бирәзәдә һәм Түбән Орыда авыл клублары файдалануга тапшырылды.
Районда торак төзелеше программасы кысаларында ел саен уртача 27 мең кв. метр торак төзелә. Программа нигезендә Арчада 8 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде.
Наласа башлангыч партия бүлекчәсе секретаре Римма Хөсәенова болай дип сөйләде: “Бездә төзелешләр күп. 2014 елда яңа ФАП ачылды. Торак төзелеше өчен 10 гаилә дәүләттән субсидия алды, 5се субсидиягә чиратта тора. 2015 елда мәктәп ныклап төзекләндерелде. 2018 елда яңа мәдәният үзәге ачылды. Яңартылган хоккей мәйданчыгыбыз бар. Яшьләр рәхәтләнә хоккей уйнап. Авылыбыз чишмәләргә бай. Партия әгъзалары чишмәләрне, зиратны карау буенча өмәләр оештыралар. 2019 елда яңа балалар бакчасы булыр, дип өметләнеп торабыз. Алда эшләр күп әле”. Күпербаш башлангыч партия бүлекчәсе секретаре Ләйсән Потехина шулай ук үз җирлекләрендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
Конференциядә карар кабул иттеләр, Арча җирле бүлеге сәяси советы составын яңарттылар. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 28нче конференциясенә делегатлар сайланды. Соңыннан партия эшендә актив хезмәт итүчеләр бүләкләнде. Партия сафына яңа кергәннәргә билетлар тапшырдылар. Чыгышларда партия лидерларының һәм әгъзаларының һәр эштә башлап йөрүчеләр һәм активлар булуын ишеттек. Уңышлар телик үзләренә.
Румия Саттарова