Хөрмәтле арчалылар!

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле арчалылар!

Арча муниципаль районында халыктан үзара салым җыю программасы алтынчы ел рәттән уңышлы тормышка ашырыла. Үзара салым райондагы мәсьәләләрне хәл итүдә һәм җирле бюджетны тулыландыруда әһәмиятле урын алып тора. Дәүләт ярдәме программаның нәтиҗәле эшләвендә хәлиткеч роль уйный. Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр 1 сумына Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 сум өстәлә.

Үзара салым акчасына 119 км җирле автомобиль юллары төзелде һәм төзекләндерелде, 95 зиратта коймалар алмаштырылды, кирәк-ярак кую корылмалары эшләнде, чишмәләр һәм аларның яннары төзекләндерелде, урам утлары каралды, янгын гидрантлары, мотопомпалар алынды һәм урнаштырылды, балалар мәйданчыклары ясалды һәм тагын күп эшләр башкарылды.

Үзара салымны һәм аңа Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәлгән акчаны нәтиҗәле һәм үзвакытында файдалану максатыннан республиканың муниципаль берәмлекләр территорияләрендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә референдум үтә. Арча муниципаль районының барлык 17 берәмлек органнары карары нигезендә халыктан үзара салым җыю буенча референдум үткәрү көне 2018 елның 18 ноябренә билгеләнде.

Бу көнне сайлау участогына килеп һәм “әйе” дип әйтү ул районның үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешеңне кертү өчен мөмкинлек алу дигән сүз. Күмәк көч һәм дәүләт ярдәме белән без якын киләчәктә шәһәребезне һәм авылларны тагын да матуррак һәм уңайрак итә алачакбыз.

Барлык район халкына үз-ара салым буенча референдумда актив катнашуны сорап мөрәҗәгать итәм!

Хөрмәтле арчалылар! Халыктан җыелган үзара салым һәм аңа өстәлгән республика акчасына башкарыласы мәсьәләләрне хәл итү буенча әлеге программа алдагы елларда да дәвам итәр, дип ышанабыз һәм сезне актив булырга чакырабыз, үз җирлегегездәге советка 2019 ел өчен тәкъдимнәрегезне кертүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, сезне “Instagram” (Инстаграм)@ arsk.tatarstan” аккаунтында фикер алышырга чакырабыз.

Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International