Фидакарь кешеләребез бар

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Фидакарь кешеләребез бар

Кыр эшләре тәмамлангач терлекчелеккә игътибарны арттырыр вакыт җитте. 9 ноябрьдә баш зоотехниклар, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру технологлары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов 10 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

2018 елның 1 октябренә район хуҗалыкларында 37854 мөгезле эре терлек бар. Бу узган елның шул чорына караганда 104 башка кимрәк. Тукай хуҗалыгы 95 башка арттырды. Бу хуҗалыкта быел яңа комплекс сафка басты. Кыенлык- ларга карамастан, инвестор акчасын кызганмый, төзи, яңа техника ала, кешеләрне эшле итү, авылларны саклап калу өчен тырыша. Соңгы ун елда районда төзелгән бердәнбер сөтчелек комплексы бу.

Сафиуллин, “Казанка”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Аю”, “Игенче” хуҗалыкларында да терлекләр саны артты. “Лотфуллин З.Р.”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә узган ел дәрәҗәсендә калды. Башка хуҗалыкларда кимү ягында. Яңа инвестор кул астында эшли башлаган “Кишет” ширкәтендә терлекләр 362 башка кимеде. Бу хуҗалыкка кергән авыллардан редакциягә дә “Сыерларны Әтнәгә алып киттеләр, күпме кеше эшсез калды. “Вамин” чорында какшаган авылларны бөтенләй бетерәләр бит”, – дип шалтыраталар.

Ун айда узган елның шул чорына караганда 13514 центнер сөт артык савылды. “Казанка” ширкәтендә 5013 центнер сөтне артык саудылар. “Ашыт”та – 4684, “Ашытбаш”та 3299 центнер. “Лотфуллин З.Р.” ширкәте 3625 центнерга киметте.

Быел 10 айда 72 бозау күбрәк туган. “Кишет” ширкәтендә 156 бозау артыграк алынган булган. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 278гә артык.

Нәсел эше хезмәте җитәкчесе Зәмһәрия Зарифуллина кайбер хуҗалыкларда бозау алуның ким булу сәбәпләрен җентекләп аңлатты.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов азыкларның анализы, сыерларның канын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ел ахырына кадәр бурычлар куйды. Ул “Северный” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Равил Хаҗиевны юбилее белән котлап, аңа район Советының Мактау грамотасын тапшырды. Р.Хаҗиев 36 ел терлекчелектә эшли. “Ватан” ширкәте технологы Фаил Ибниев, “Северный” ширкәте баш зоотехнигы Ирек Салихов, “Кызыл Яр” фермасы мөдире Рәмзия Фазылҗанова, “Игенче” ширкәте ветеринария табибы Илшат Әхмәтҗанов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Октябрь ае нәтиҗәләре буенча “Курса МТСы” ширкәтенә һәм Урта Курса фермасына күчмә кубоклар тапшырылды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International