Чәй, каһвә эчеп шахмат уйнадылар
Арчада егетләр генә түгел, шахматны оста уйнаучы кызлар да шактый. Укучыларның район, республика дәрәҗәсендә дә яулаган уңышлары әледән-әле ишетелеп тора. Шушы көннәрдә Арча районы мәктәпләрендә белем алучылар кабат районга шахмат ярышына җыелды.
Турнир ике көн дәвам итте. Беренче көнне Арчаның Укучылар сараенда сайлап алу турында 60тан артык шахмат серләрен аңлаучы 3тән 10нчы сыйныфка кадәргеләр көч сынашса, икенче көнне шулар арасыннан сайлап алынган 10 малай-яшүсмер һәм 5 кыз иң көчлеләре дип табылып, Арчаның Сызгановлар урамында урнашкан Date and coffee кафесында финалда ярышты.
Турнирның идея авторы һәм иганәче Альберт Зариповның күңеленә ярыш уздыру уе көтмәгәндә килә. “Кичләрен яшьләр кафега кереп утыра да, үзара сөйләшеп өстәл уеннары уйный башлый. Бездә өстәл уеннары уйнау мөмкинлеге дә бар, кафеның миссиясе — очрашып чәйләп утыру белән беррәттән, мәдәният һәм акыл үсешен дә арттыру. Яшьләрнең чынлап мавыгуын күргәч, ярыш уздырып карыйк әле, районда сәләтле яшьләр күп, дип уйладым һәм күңелемнән ярыш уздыру мөмкинлеге булган урынны барлый башладым. Шул ниятем Арча Укучылар сараена алып килде”, — дип сөйләде ул. Укучылар сараенда изге ният белән йөрүче егет балаларны шахмат уйнау серләренә өйрәтүче Айдар Яхин белән таныша. “Альбертны беренче күргәч тә, түгәрәккә килүче егет дип уйладым. Шикләнеп тә куйдым: үзе яшь, тик мәктәп укучысы түгелдер. Аның ниятен белгәч, әлбәттә, хупладым. Бергәләп киңәшләшкәч, ярышларны иң элек мәктәп яшендәгеләр белән оештырырга уйладык һәм Укучылар сараена йөрүче балаларга гына түгел, мәктәпнең авылларда эшләп килүче филиалларына да хәбәр тараттык: әзерләнә торыгыз, район күләмендә шахмат ярышлары була”, — дип сөйли Айдар Үзбәк улы.
Әле шактый вакыт бар дип йөрелсә дә, ноябрь башында ярыш көне килеп тә җитте. “Балаларның яхшы уйнавына гаҗәпләндем, — дип фикерләре белән уртаклашты ярыштан канәгать калган Альберт Зарипов. — Шулкадәр аек акыл белән уйлап уйныйлар, хәтта кафеда чебен очкан тавышны да ишетергә мөмкин иде. Идеямне хуплап ярдәм иткәннәре өчен Укучылар сарае җитәкчелегенә, тренерларга рәхмәт”. Альберт катнашучыларны кайнар чәй, каһвә белән дә сыйлый, соңыннан җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшыра. Гомумән, беренче көнне барлык катнашучыларга акчалата бүләк бирә ул.
Катнашучыларга күп тырышырга туры килә. Җиңүчеләр дә лаеклы урыннары өчен шактый тир түкте. 1 урында Күпербаштан Камил Мөхәммәтҗанов, 2 урында Урта Курсадан Камил Шәфигуллин, 3 урында Мәлик Мөхәрләмов. Алар һәммәсе Укучылар сараендагы һәм филиаллардагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр. Кызлар да булдыра, бу егетләр уйнарга тиешле җитди уен дип тормыйлар, бар белем, сәләтләрен эшкә җигәләр. Укучылар сараенда шөгыльләнүче Гүзәл Хәмидуллина 1нче урын алса, Иске Чүриледән Ралинә Гарифуллина – 2нче, Арчаның 1нче мәктәбеннән Алия Нурмиева 3нче урынга лаек булды.
Альберт Зариповның киләчәккә уе ныклы: акыл дәрәҗәсен үстерүче шахмат ярышларын ел да үткәрергә уйлый ул. “Катнашырга теләүчеләр колак- ларына киртләп куйсын да, бүгеннән үк әзерләнә башласын. Киләчәктә башка төр интеллектуаль өстәл уеннарына да өстенлек биреләчәк”, — ди. Ә аңарчы өлкәннәр арасында да ярыш уздырасы килә аның.
Тарихтан билгеле, элек тә чит илләрдә шахматчылар кафеларда уйный торган булган. Хәтта осталары күзләрен бәйләп уйнап та мөмкинлекләрен күрсәткән. Ә аларның кафесына нигә әле моны кабатламаска ди?!
Розалия Зиннәтова