Тренерларга рәхмәт!
Мәктәпләрдә беренче чирек тәмам. Икенчесе башланды. Каникул вакытында беренче чиректә төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә алган белем, күнекмәләрне сынар чак җитте. Мин дә, 2 ноябрьдә, малайларга ияреп, “Арча” спорт комплексына киттем.
Иртәнге сәгать 9. Фойе тулы бала-чага, әти-әниләр. Тренерлар йөзү ярышына кемнәр килгәнен барлыйлар. Спорт залына үтәм. Ә анда волейболчылар шау- гөр килә. Бер үк көнне мәктәптә укучы балаларның йөзү һәм волейбол ярышлары үтәчәк иде. Яңа Кенәрнең һәрдаим уңышка ирешеп килүче командаларының тренерлары Гүзәл һәм Тәлгать Әхмәтовлар да биредә. “Ярышларда үз командаң өчен борчылып ярты йөрәк кала, – ди дулкынланып Гүзәл ханым Әхмәтова. – Балалар өчен мондый ярышлар бик кирәк. Көчлеләр белән уйнап, осталык тагы да арта гына”. Күрше Әтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан да килгән иделәр. 2005-2006 елгы мәктәп укучылары арасындагы очрашу иде бу.
Ярышлар тантаналы шартларда башланды. Залның бер ягына йөзүчеләр тезелеп басты. Ике якны волейболчылар биләде, 13 кызлар, 10 егетләр командасы иде. Уенчыларны район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев котлады һәм уңышлар теләде. “Арча” спорт комплексы методисты Фәгыйлә Борханова: “Ярышларыбыз балаларның көзге каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан оештырылган “Спорт һәм сәламәтлек” атнасы кысаларында үтә, – дип сөйләде. – Волейбол буенча бу уку елында уңышларыбыз да бар. Алексеевскида 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә Арча районы волейболчылар командасы 1нче урынны алды. Җыелма командада Яңа Кенәр мәктәбеннән Тәлгать Әхмәтов тәрбияләгән, Казанбаш мәктәбеннән Рәшит Сафинда шөгыльләнгән һәм Иске Ашыт мәктәбеннән Марат Гапделәхәтов әзерләгән егетләр бар иде. Мамадышта Татарстан беренчелегенә узган волейбол ярышында Яңа Кенәр мәктәбеннән Гүзәл Әхмәтова әзерләгән кызлар командасы 2нче урынны яулады. Шулай ук йөзүчеләр арасында Арчаның 1нче мәктәбеннән Әсхәт Ахуновның республика ярышында яулаган уңышларын әйтеп үтәсе килә”.
Бераздан волейбол уеннарыннан зал шау-гөр килеп тора иде инде. Егетләр командалары арасында безнекеләр көчле булып чыкты. 1нче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы (тренеры Тәлгать Әхмәтов), 2нче урынны Иске Чүриле мәктәбе командасы (тренеры Рәшит Сафин) яулады. 3нче урында – Әтнә командасы. Кызлар арасында Кукмара һәм Теләче командалары уңышка иреште.
Йөзүчеләрне күрсәгез иде сез! Балыклар мени! Тренерлар Гүзәл Марсовна белән Ләйлә Илдусовна, көч-куәт биреп, ярышларны оештырып тордылар. Ә иң күңелле мизгелләр җиңеп, пьедесталга менү һәм бүләкләр алу иде. Һәр йөзү төре һәм яшь буенча ярышлар аерым оештырылганлыктан, нәтиҗәләр дә күп иде. Без 1,2,3нче урыннарны алучыларны газетабызның сайтына урнаштырдык. Карый аласыз.
...Язмамның башында, малайларга ияреп, “Арча” спорт комплексына киттем, дип язган идем. Безнекеләр йөзүдә катнаш-
ты. Һәм берсе – Арча 1нче мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сәгыйть Надршин (тренеры Ләйлә Илдусовна) алга һәм артка таба йөзүдә яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. Баланың уңышка ирешүе үзе һәм әти-әни өчен дә зур сөенеч. Без дә бик куандык. Рәхмәт, безнең балалар белән шөгыльләнүче һәм шундый мәшәкатьле ярышлар оештыручы тренерларга!
Румия Надршина